Балык Бистәсендә чегән хатыны кибетчене алдаган
Чегәннәрнең күз буарга, гипнозлап алдарга маһир булуларын һәркем белә инде. Ә менә районыбыздагы "Пятерочка" кибете кассиры бу хакта онытып җибәргән күрәсең. Чегән хатыны "Рафаэлло" конфеты бирүләрен сорый һәм кассирга 5000 сум акча суза. Аннары минем җитәрлек суммада вагырак акчаларым да бар ләбаса, дип акча купюрасын кире ала. Кесәсеннән башка акчаларын...
Чегәннәрнең күз буарга, гипнозлап алдарга маһир булуларын һәркем белә инде. Ә менә районыбыздагы "Пятерочка" кибете кассиры бу хакта онытып җибәргән күрәсең. Чегән хатыны "Рафаэлло" конфеты бирүләрен сорый һәм кассирга 5000 сум акча суза. Аннары минем җитәрлек суммада вагырак акчаларым да бар ләбаса, дип акча купюрасын кире ала. Кесәсеннән башка акчаларын чыгарып бирә. Кассир сдача санап биргәч, күзен дә йоммыйча: "Мин сезгә 5000 биргән идем бит кире кайтарыгыз инде",- ди. Кассир ханым аны-моны уйламый кассадан тагын бер биш меңлек алып бирә. Тәмле телле чегән хатыны сатучыны мактый-мактый коробкасын ачып конфет белән дә сыйлый.
Чегән хатыны китеп берникадәр вакыт узгач кына "аңына килә" сатучыбыз.
Илгиз Җамалиев.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев