Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык бистәсендә “бурычлы”ларга катгый чаралар күрелә

Агымдагы елның дүрт аенда Балык бистәсе территориясендәге юлларда 11 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде инде. Аларда 7 кеше һәлак булды, 12 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар.

Юл һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар күрелүгә карамастан, аварияләрнең һәм аларда һәлак булучыларның артуы күзәтелә,-диде безнең хәбәрчебезгә ЮХИДИның район бүлеге начальнигы Айрат Сафиуллин.-Соңгы дүрт айда инспекторларыбыз юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуның 1800 очрагын кисәттеләр. 27 транспортчы машина белән исерек хәлдә идарә иткәннәре, 16 шофер узышу кагыйдәләрен бозганнары өчен җавапка тартылдылар. Нәкъ менә шушы төр кагыйдә бозулар фаҗигаләргә илтә дә инде. Транспортчыларның куркынычсызлык чараларына карата битарафлыгы да һич аңлашылмый. 380 шоферга куркынычсызлык каешларын каптырмаган өчен, 76 шоферга балаларны махсус креслоларсыз йөрткән өчен штраф салырга туры килде. 15 кеше таныклыкларыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырырга жөрьәт иткәннәр. Инспекторларыбыз юл-транспорт фаҗигаләренә илтәрдәй кагыйдә бозуларны ачыклауга игътибарны арттырдылар.

Шул ук вакытта суд приставлары белән берлектә административ штрафларын вакытында түләмәүчеләрне ачыклап җавапка тарту буенча эшчәнлек алып барабыз. Безнең район территориясендә юл кагыйдәләрен бозганнары өчен 10 мең сумнан артык штрафы түләнмәгән 45 кеше исәпләнә. Андый "хәтерсез"ләргә карата закон нигезендә кырыс чаралар күрелә. Май аенда үткәрелгән рейдлар вакытында 60 мең сум түләнмәгән штрафы булган берәүнең машинасына, 15 меңнән артык "бурычлы" икенчесенең шәхси милкенә арест салынды. Төрле срокка административ кулга алынучылар да бар.

Мондый күңелсез хәлләрдә калмас өчен юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска тырышырга, ә ялгыштың икән инде штрафын вакытында түләргә кирәк.

И. Шакирҗанов язып алды.

фотоzabarankoi.mirtesen.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев