Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә бер ханымга 55 меңгэ кәстрүл сатканнар

Узган ел районда өч социаль мошенниклык очрагы теркәлгән. Ике очракта граҗданнар уяулык күрсәтеп алдаркараклар ятьмәсенә эләкмәгәннәр. Алдаркараклар кешеләрнең игътибарсызлыгыннан яки ниндидер өлкәдә белем-тәҗрибәләре булмаудан оста файдаланалар. Гадәттә алар кармагына өлкән яшьтәге, ышанучан кешеләр каба. Ә алдаркаракларның күбесе үзләренә күрә психологлар.

Әле күптән түгел Балык Бистәсендә урам сәүдәгәрләре бер хатын-кызга алдап мактап 55 мең сумга кәстрүл җыелмасы, ашханә кирәк-яраклары саталар. Хатын-кызлар яңа җиһазларга сөенеп утырган арада гаилә башлыгы Интернетка кереп әлеге кәстрүлләрнең бәясе белән кызыксына. Бактың исә, аларның " кызыл бәясе" 10 мең сумннан артмый икән.

Әгәр сезгә таныш түгел кешеләр нидидер товарлар, азык-төлек продуктлары тәкъдим итсәләр, алырга ашыкмагыз. Алар еш кына бик "арзан" бәяләр белән кызыктыралар. Ахырыда юк кына товарны бик кыйммәткә сатып "төп башына" утырталар.

Икенче бер ханымга улы булып Скайп аша шалтыраталар һәм 12 мең сум акча салуын сорыйлар. Ә апабыз алай тиз генә алдана торганнардан булмый. Улы Америкада яши ләбаса.Нәрсәгә аңа рубльләр? Ханым Америкага шалтыратып улының бер нинди дә акча сорамавын ачыклый.

Әгәр сезгә улыгыз яки башка туганыгыз исеменнән полициягә, авариягә эләктем, җаваплылыктан котылу өчен фәлән сум акча күчерергә кирәк дип шалтыратсалар алданмагыз. Иң элек шул туганыгызга шалтыратып хәлен белегез. Күпчелек очракта аның бер нинди бәлага да тарымаган булуы ачыкланыр. Алданмагыз!

Автор: Илгиз Җәмәлиев.

фотоbigopt.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев