Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә Айрат абыйларын сабыйлар да беләләр

Бүген иртән эшкә барышлый бер баланы әтисе машинага утыртып маташа.

Әллә ни озак киреләнеп тормый гына сабый машинага кереп утырды. Әтисенең телефоны шалтыраганлыктан ул аңа җавап бирергә мәҗбүр булды. Шул чак бала әтисенә: "Әти,әти димен, ременьне куймадың, Айрат абый штраф яза",- димәсенме. Мин исем - акылым китеп бу балага карап куйдым. 5 яшьлек әлеге сабый штрафның ни икәнен һәм Айрат абыйсың, бер көн туктатып кисәтүен истә тотуы мине бик гаҗәпләндерде. Айрат абый дигәне, Балык Бистәсе районының ЮХИДИ җитәкчесе булып чыга.

Балаларның шундый аңлы, акыллы булуларына сокланып куйдым. Ул үз өчен генә түгел , әтисенең кесәсендә булган акчасы,аларны өйдә зарыгып көтеп торучы әнисе һәм якыннары турында да кайгыртып әйтүе иде .

Ә ЮХИДИ җитәкчесенә килгәндә , ул Балык Бистәсе халкына начарлык теләп түгел,ә машина йөртүчеләр тәртип бозмый, юлларда имин, өйләренә исән - сау кайтуларын тели.

Юлларда игътибарлы һәм сак булыгыз!

Автор Гөлчәчәк Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев