Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә алимент түләүдән качып йөргән ир–егет хөкем ителде

Балык Бистәсе районы прокуратурасы 48 яшьлек ир-егеткә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул Россия Федерациясе Жинаятьләр Кодексының 157 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (балигъ булмаган баласын тәрбияләүгә суд карары белән билгеләнгән алиментны түләмәгән өчен) гаепле дип танылды. Суд ачыклаганча, җәмәгать суды карары белән ир-егет балигъ булмаган...

Балык Бистәсе районы прокуратурасы 48 яшьлек ир-егеткә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул Россия Федерациясе Жинаятьләр Кодексының 157 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (балигъ булмаган баласын тәрбияләүгә суд карары белән билгеләнгән алиментны түләмәгән өчен) гаепле дип танылды.

Суд ачыклаганча, җәмәгать суды карары белән ир-егет балигъ булмаган кызын тәрбияләү өчен хезмәт хакының яки башка керемнәренең дүрттән бер өлеше күләмендә алимент түләргә бурычлы булган. Әмма ул алимент түләүдән качып йөргән. Кызына башка төр материаль ярдәм дә күрсәтмәгән. Алимент буенча бурычы 460 мең сумнан артып киткән.

Суд аны шартлы рәвештә сынау срогы белән алты айга ирегеннән мәхрүм итте.

Әзерләде Илгиз Җамалиев.

фотоhttp://golos-buryatyi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев