Балык Бистәсендә алданган кибетче полиция хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә
"Беркайчан да алай җиңел генә алданырмын дип уйламаган идем. Чегән хатыны товар алганда башымны тәмам бутады. Аңа ике мәртәбә "сдача" биргәнемне сизми дә калдым. Ул чыгып берникадәр вакыт узгач кына алданганымны аңлап алдым. Бу хакта район эчке эшләр бүлегенә хәбәр иттем. Озак та үтмәде бу чегән хатынын Россиянең башка бер...
"Беркайчан да алай җиңел генә алданырмын дип уйламаган идем. Чегән хатыны товар алганда башымны тәмам бутады. Аңа ике мәртәбә "сдача" биргәнемне сизми дә калдым. Ул чыгып берникадәр вакыт узгач кына алданганымны аңлап алдым. Бу хакта район эчке эшләр бүлегенә хәбәр иттем. Озак та үтмәде бу чегән хатынын Россиянең башка бер регионында тоткарладылар. Мошенницаны тоткарлауда югары һөнәри осталык, оперативлык күрсәткәннәре өчен сорау алу группасы начальнигы Илназ Илсур улы Фәрзекәевкә, сорау алучы Марина Ивановна Новиковага, җинаятьләрне ачу бүлеге начальнигы Илдар Рафаил улы Тимербулатовка һәм башка полиция хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерәм. Алдагы эшләрендә уңышлар, иминлек телим.
Алсу Корбангалиева.
Котлы Бөкәш.
Әзерләде Илгиз Җамалиев.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев