Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсендә 4 этаждан егылып төшкән баланы фәрештәләр саклаган

Узган атнада биш катлы йортның дүртенче катыннан егылып төшкән ике яшьлек бала берничә көн Казан хастаханәсендә ятып, өенә кайтарылды.

Иң куанычлысы, баланың тәнендә җәрәхәт , хәтта кара янган урын да юк ди якыннары. "Баланың әти-әниләре икесе дә дин юлындагы кешеләр,сабыйны фәрештәләр саклагандыр",-ди бу йортта яшәүчеләр бала язмышы хакында. Очрак , сүз дә юк, бәхетле очрак. Әмма, балаларыбызны һәрдаим күз уңында тоту, игьтибарлырак булу ата- ананың төп вазыйфасы булуын да истән чыгармасак иде, җәмәгать! Очрак аяныч тәмамланса, ата-анасының кайгысын үлчәп булыр идеме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев