Балык Бистәсендә 25 ноябрь көнне “Дельфин“ спорт–сәламәтләндеру комплексында бадминтон буенча ачык турниры булып узды
25 ноябрь көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндеру комплексында 2006 - 2007 , 2008 елларда туган һәм яшьрәк кызлар һәм малайлар арасында бадминтон буенча Балык Бистәсе районының ачык турниры булып узды.
Анда Казан һәм Чистай шәһәрләреннән, Алексеевск , Кукмара,Теләче, Балык Бистәсе районнарыннан республикабызның иң көчле яшь спортчылары катнашты. Барлыгы 55 бадминтончы көч сынашты.
Безнең район командасы уңышлы гына чыгыш ясады.
2008-елгы кызлар арасында Камилә Гарифуллина (Күгәрчен мәктәбе) - беренче, Адилә Зәйнуллина (Гимназия №1) - өченче, Адиля Хәлилова (Балык Бистәсе 2нче мәктәбе)- дүртенче; малайлар арасында Расих Кыямов (Күгәрчен мәктәбе) 5-урынны алдылар.
2006-2007 нче елгы үсмерләр арасында Рушан Хәбибуллин (Балык Бистәсенен 2-нче мәктәбе) -икенче, Ранил Сөләйманов (2-нче мәктәп) - дүртенче, Рәмис Нәбиуллин (Күгәрчен мәктәбе)-бишенче, Инсаф Рәхмәтуллин -җиденче; кызлар арасында Гүзәл Хәбибуллина (2-нче мәктәп) -дүртенче, Лиана Сафиуллина (гимназия) бишенче, Ризәлә Хәлилова ( 2-нче мәктәп) җиденче урыннарны алдылар. Аларның бу уңышларында тренерлар: Андрей Смолин, Марат Хөснетдинов, Рәис Хәлилов, Динар Гайниевның да өлешләре күләмле.
Җиңүчеләр спонсор ООО "Балык Бистәсенен Универсалстрой" әзерләгән Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләнделәр.
Күрше районнар һәм шәһәрләр арасында мондый ачык турнирлар үткәрү матур традициягә әйләнде. Район җыелма командасы 2-3 нче декабрь көннәрендә, күрше Алексеевск районында узачак турнирда катнашырга әзерләнә. Спортчыларыбызга бу бәйгедә һәм Казан шәһәрендә үтәчәк финал ярышларында уңышлар теләп калыйк!
Гөлүсә Хәлилова.
Рәсемнәрдә:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев