Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенә эш визиты белән Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов килде

28 ноябрь көнне Балык Бистәсенә эш визиты белән Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов килде. Ул иң элек "Олы Елга" авыл хуҗалыгы куллану коперативы эшчәнлеге белән танышты. Район Мәдәният йортында граҗданнар, эшмәкәрләр, оешма-предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары, җирле үзидарә вәкилләре белән очрашты. Игорь Павлов залдагыларны монополиягә...

28 ноябрь көнне Балык Бистәсенә эш визиты белән Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов килде.

Ул иң элек "Олы Елга" авыл хуҗалыгы куллану коперативы эшчәнлеге белән танышты.

Район Мәдәният йортында граҗданнар, эшмәкәрләр, оешма-предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары, җирле үзидарә вәкилләре белән очрашты. Игорь Павлов залдагыларны монополиягә каршы хезмәтнең төп максатлары, бурычлары белән таныштырды.

"Без, традицион рәвештә ел саен үзебезнең эшчәнлек, нәрсә белән шөгыльләнүебез турында сөйләү максатында районнарга чыгабыз,граҗданнарны кабул итәбез Безнең хезмәткә кагылышлы мәсьәләләрне ничек хәл итүебез, безгә нинди проблемалар, сораулар белән безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеге хакында сөйлибез. Ә безнең вәкаләтләр шактый киң спектрны көйли. Аерым алганда монополистлар өстеннән контрольлек итәбез. Болар - энергия, су, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар һәм башкалар. Алар тарафыннан үзара килештерелгән эш-гамәлләр килеп чыкмасын, икътисадый нигезләнмәгән бәя күтәрүләргә яисә киметүләргә юл куелмасын. Муниципаль сатып алулар, торглар үткәрү, муниципаль милекне сату, банкротлыкка чыгу һәм башка процесслары өлкәсендә дә күзәтчелек итәбез. Шулай ук законсыз реклама урнаштыручылар һәм намуссыз конкуренция алып баручылар да игътибардан читтә калмый. Контрольдәге төп зоналар менә шулар. Ә сезне эчкерсез сөйләшүгә чакырам",-диде ул.

Эшмәкәрләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Игорь Павлов бу очрашу кысаларында Балык Бистәсе гимназиясендә өлкән сыйныф укучылары белән ачык дәрес тә үткәрде.

Илгиз Жамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев