Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә ачык дәрес булды
Минем илемнең төп законы.Гражданлылык- ул законнарны үтәү, дәүләт тормышында актив катнашу, хокукый белемлелек, җаваплылык һәм халыкчанлык- болар барысы да "патриотизм" төшенчәсенең төп өлеше булып торалар. Ә гражданлык карашының чыганагы булып төп кануныбыз- Конституциянең төп маддәләренә караш, безгә эмоцианаль көч бирүче илебезнең символикаларын белүләр булып торалар.
Балык Бистәсенең үзәк китапханәсендә район суды белән берлектә район үзәге гимназиясенең 10нчы сыйныф укучылары белән "Минем илемнең төп кануны" дигән исем астында, Конституция көненә багышланган дәрес үткәрелде.
Район суды ярдәмчесе А. Сафиуллин төп законнарның тарихы турында сөйләде, аларның кайчан кабул ителүләрен аңлатты, балалар белән төп маддәләрен искә төшерделәр.
Библиотека хезмәткәрләре үз чиратында "Бала хокуклары" , "Бөтенесен беләргә телим" дип аталган викториналар әзерләгән иделәр. Шулай ук " Без Конституция буенча яшибез" дигән темага китап күргәзмәсе дә эшләде.
Т. Тюрина.
Әйдәүче китапханәче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев