Балык Бистәсе юлларында исерекләр дә машинага утырып чабалар
Балык Бистәсе юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлеге җитәкчесе Айрат Ринат улы Исмәгыйлов хәбәр итүенчә, соңгы рейд вакытында юлда бик күп тәртип бозу очраклары булган.
Яңа Арыш авылына кунакка килгән Күки авылы егете исерек килеш рульгә утырып, өенә кайтырга чыга. Юлда аны юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары туктата, ләкин ул туктарга кирәк дип санамыйча, М-7 трассасына чыгып китә. .Әмма ерак китә алмый.
Исерек килеш рульгә утырып, башкаларга да куркыныч тудырганы өчен аңа җавап бирергә туры киләчәк.
Юлда игътибарлы һәм сак булыгыз!
Автор Гөлчәчәк Газизова.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев