Балык Бистәсе “Йолдыз” балалар бакчасында "Нәүрүз" бәйрәме
Һава да хуш ис таралса да, мартта көннәр җылы түгел, яз тулы хокукы белән килергә ашыкмый иде. Язга ярдәм итеп 21 марта безнең "Йолдыз" балалар бакчасында "Нәүрүз" бәйрәмен үткәрдек.
Кышны озату, язны каршылау бәйрәмен бакчага йөрүче балалар, татар милли киемнәрен киеп, сөенеп көтеп алды. Ләкин язнын килүенә чып-чын Убырлы карчык та каршы килде. Ул Нәүрүзбикәне җеп белән урап бәйләгән дә, өендә бикләгән. Ачкычны алып, Нәүрүзбикәне коткарыр өчен, без тылсымлы кулъяулыкның шартын үтәдек: балалар шигырьләр сөйләделәр, бииделәр, җырладылар, төрле табышмакларга җавап таптылар, җырлы-биюле уеннар уйнадылар. Убырлыга балалар белән ярышырга да туры килде. Соңгы "Капчык киеп узышу" ярышында убырлыны капчыкка бәйләп куйдылар. Чыгар өчен, ул Нәүрузне җибәрергә тиеш иде. Убырлы карчык сүзен тотты һәм җылы, матур җәйләрне ияртүче, ягымлы Нәүрүзне алып килде. Бәйрәм бик күнелле һәм эчтәлекле үтте. Шундый матур татар халкының милли бәйрәмнәр безнең балаларда хөрмәт хисләрен тәрбияләү өчен , гореф-гадәтләрне онытмас өчен бик кирәкле дип уйлыйбыз.
Алсу Ризаева,
татар теле тэрбияче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев