Балык Бистәсе яшь робототехниклары уңышы
Октябрь ае Балык Бистәсе балалар иҗат үзәгенең робототехника командасы өчен уңышлы булды.
7 октябрьдә Виктория Пузырькова Яр Чаллы шәһәренең АНО "Кванториум" базасында узган "Роботлар бәйгесе" ярышында "Сумо"номинациясендә җиңү яулады.
21 октябрьдә шул ук мәйданчыкта "Кванториада-2017" укучыларның фәнни-техник иҗат конкурсы булды. Анда безнең команда ике проект белән катнашты. Кече яшь группасында Рифат Вәгыйзов, Илсаф Мөхәммәтшин, Виктория Пузырькова «Күзәтү тәгәрмәче", өлкәнрәк яшь группасында Ксения Пузырькова, Регина Хәмидуллина "Аттракцион» проектларын тәкъдим иттеләр. Ике проект та беренче урыннарга лаек булдылар. Бу уңышларда команда җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы Игорь Пузырковның да өлеше күләмле әлбәттә.
Автор Илгиз Җамалиев.
фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев