Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе янгын - коткару гарнизоны хезмәткәрләре Кама өстен даими патрульлек итәләр

Көннәр әлегә чагыштырмача салкын торса да, яз үзенекен итә инде. Март кояшы карны эретә, тиздән гөрләвекләр дә чылтырый башлар, елга -күлләр боздан арыныр. Кем ничектер, ә менә янгын-коткару службасы хезмәткәрләре бу чорны һәр елны шөбһәләнеп каршылыйлар. Ник дисәгез, нәкъ менә табигатьнең бу гүзәл вакытында фҗигаләр еш кабатлана. Узган елны безнең...

-Язгы бозга ышанырга ярамый. Ул беренче карашка гына нык, калын күренсә дә көпшәк була. Ә агым көчле урыннарда боз бөтенләй диярлек юкарып бетте инде. Жылу ( полынья) хасил булган участоклар да бар,-диде безнең хәбәрчебезгә Балык Бистәсе янгын-коткару гарнизоны начальнигы вазифаларын башкаручы Альмир Шәфигуллин.- Бу чорда кайбер үтә дә хирыс балыкчылар үз сәламәтлекләрен, хәтта гомерләрен куркыныч астына куялар. Сулыкларда фаҗигаләрне кисәтү максатыннан янгын коткару часте хезмәткәрләре даими рәвештә Кама елгасында патрульлек оештыралар. Еш кына рейдлар ГИМС инспекторлары белән берлектә үткәрелә. Март аенда гына да 20гә якын патрульлек итү уздырылды инде. Алар барышында балыкчылар арасында аңлату әңгәмәләре алып барыла, бозда куркынычсызлык кагыйдәләре турында белешмәлекләр таратыла.

Кызганычка каршы, кайбер балыкчылар күп балык тоту теләге белән куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытып җибәрәләр.

Әгәр инде фаҗигагә очрап салкын суга чумсагыз, каушап калмагыз, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, тигез сулыш алырга тырышыгыз. Кулларыгызны ян-якка сузып, боз читенә ябышыгыз, гәүдәгезне су агымы уңаена, горизонталь хәлгә китерегез. Саклык белән генә күкрәгегез белән боз өстенә ятыгыз, аякларыгызны бер-бер артлы боз өстенә күтәрегез. Әгәр боз чыдаса, әйләнә-әйләнә ярга таба юнәлегез. Һәрвакыт үзегез килгән якка шуышыгыз.

Ташу вакытларында балалар белән бәхетсезлек очраклары еш кабатлана. Яз көне кечкенә генә елгалар да ярларыннан чыгып зур куркыныч тудыралар. Ә балалар елга буйларында уйнарга яраталар, боз өстенә керәләр. бу чорда балалрны өлкәннәрдән башка елгалар, сулыклар янына җибәрмәскә кирәк.

Шуны онытмагыз: яз көне сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү бәхетсезлеккә тарымауның нигезе.

Илгиз Җамалиев.

Рәсемдә: балыкчы белән әңгәмә вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев