Балык Бистәсе умартачылары, белгеч киңәшләренә колак салыгыз
Яңа умартачылык сезоны ачылуга да санаулы көннәр калды. Аны умартачылар түземсезлек белән, шул ук вакытта бераз шөбһәләнеп тә көтәләр инде. Сер түгел, соңгы ике кышлату күп кенә умартачылар өчен уңышлы булмады. Бу күп кенә регионнарга хас күренеш. Бүген үк умартачылар белән әңгәмәләрдән чыгып беренче нәтиҗәләрне ясарга була. Әлегә умарта гаиләләренең...
Яңа умартачылык сезоны ачылуга да санаулы көннәр калды. Аны умартачылар түземсезлек белән, шул ук вакытта бераз шөбһәләнеп тә көтәләр инде. Сер түгел, соңгы ике кышлату күп кенә умартачылар өчен уңышлы булмады. Бу күп кенә регионнарга хас күренеш.
Бүген үк умартачылар белән әңгәмәләрдән чыгып беренче нәтиҗәләрне ясарга була. Әлегә умарта гаиләләренең һәлак булуы күзәтелми. Кышлату йортларының идәннәрендә дә, умарта оясы төпләрендә дә үлгән кортлар бик аз, кортларның эчләре китү эзләре дә күренми. Бу кышлыкка яшь, таза кортлар керү, азык запасында падь булмау белән дә аңлатыла.
Әмма умартачыларга тынычланып калырга иртәрәк әле. Югалтулар булырга мөмкин. Беренче чиратта, азык җитешмәүдән. Хәзердән үк кайбер умарта гаиләләре үрчи башлады. Бу бал куллануның артуына илтә. Мондый иртә стартның берничә ел күзәтелгәне юк иде. Көзнең җылы килүе дә тискәре йогынты ясады. Нәтиҗәдә умарта кортлары озак вакыт актив фазада яшәделәр.
Азык җитешмәү умарта гаиләләренә зур югалтулар белән яный. Кышлатуның соңгы этабында югалтуларга юл куймас өчен бер умарта гаиләсен 1-2 килограмм исәбеннән шикәрле-баллы камыр, узган елгы утырган бал белән тукландырырга киңәш итәм. шулай ук запастагы баллы-чыршынлы (перга) рамкаларны да файдаланырга мөмкин. Аларны рамкаларга яссы ягы белән урнаштырырга кирәк.
Кортларыгызны саклагыз. Сезнең кайгыртучанлыка алар җәйге чорда мул бал җыеп җавап бирерләр.
Марсель Нуриев,
авыл хужалыгы идарәсенең умартачылык буенча дәүләт инспекторы.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев