Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе Таулар авылы мәхәлләсенең күркәм гамәле игътибарга лаек

1 сентябрь көнне Таулар авылы клубында мәхәлләнен «Корбан мәҗлесе» узды.

Бәйрәмгә авыл халкы, читтәге авылдашлар, кайткан кунаклар жыелды. Бу мәжлесне оештыру максаты Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешү, куп еллар очрашмаган кардәшләрнең, туганнарның, дусларның элемтә җепләрен ныгыту иде. Башта бәйрәмгә багышлап вәгазь укылды, аннары корьән укып әрвахларның рухына, исәннәрнең сәламәтлегенә дога кылынды. Мәжлескә 160 кеше килде. Бу чараны оештыруда бигрәктә авылыбызның имам хатыйбы Илхам хәзрәт гаиләсе, авыл җирлеге рәисе Исмәгыйль Сафин гаиләсе, Шафиевлар, Гариповлар, Агмаловлар, Кәримуллиннар, Фасхиевлар, Шәриповлар, Яруллиннар, Гайнуллиннар, Камаловалар, Хасановлар һәм Җаләловлар гаиләләре булышты. Халык мәҗлестән канәгатьлек хисе булып таралды.

Шул ук көнне имам хатыйб Илхам хәзрәт белэн клуб мөдире Газинур Җәләловлар Югары Тегермәнлек авылындагы "Акчарлак" балалар социаль приютына барып, мәхәллә халкы исеменнән күчтәнәчләр өләштеләр. Балалар әлеге игътибарга бик сөенделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев