Җәмгыять
Балык Бистәсе районының яңа җитәкчесе Илдар Таҗетдинов: рәсми белешмә
Илдар Рәшит улы Таҗетдинов 1977 елда Балык Бистәсе районында туган. Казан финанс-экономика институтын, Казан Дәүләт университетын тәмамлаган. Хезмәт юлын 1998 елда районыбызның «Шомбыт» спирт заводында баш бухгалтер урынбасары буларак башлаган, 1999-2000 елларда район "Ак Барс банкы"ның өстәмә офисында белгеч булып эшләгән. 2000 елдан 2006 елга чаклы -Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында...
Илдар Рәшит улы Таҗетдинов 1977 елда Балык Бистәсе районында туган. Казан финанс-экономика институтын, Казан Дәүләт университетын тәмамлаган. Хезмәт юлын 1998 елда районыбызның «Шомбыт» спирт заводында баш бухгалтер урынбасары буларак башлаган, 1999-2000 елларда район "Ак Барс банкы"ның өстәмә офисында белгеч булып эшләгән. 2000 елдан 2006 елга чаклы -Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгында баш белгеч, Россия финанс Министрлыгының Федераль казначействосы бүлеге җитәкчесе, «Простор» җәмгыяте генераль директоры вазыйфаларын башкара. 2006-2008 елларда Татарстан Республикасы буенча махсус экономик зоналар буенча Федераль агентлыкның территориаль идарә җитәкчесе урынбасары. 2008 елдан Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе урынбасары булып эшли. 2011 елдан бүгенге вазыйфасына билгеләнгәнчегә кадәр хезмәт юлын "Алабуга" махсус икътисади зонасы генераль директоры урынбасары вазифасында дәвам итә.
Экономик фәннәр кандидаты. Гаиләсе, ике баласы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев