Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районының Корноухово балалар бакчасында Чернобыль фаҗигасенә багышланган чара узды

1986 нчы елның 26 апреле кешелек тарихына иң куркыныч, иң хәтәр көннәрнең берсе булып кереп калды. Чернобыльдәге атом станциясе шартлап, барлык Җир шарын үлем сөременә төргән ул дәһшәтле көнне кешелек дөньясы онытам дисә дә оныта алмас иде. Күпме хәсрәт, газаплы үлем, ачы кайгы белән өтелгән апрель төне Чернобыль халкын гына...

1986 нчы елның 26 апреле кешелек тарихына иң куркыныч, иң хәтәр көннәрнең берсе булып кереп калды. Чернобыльдәге атом станциясе шартлап, барлык Җир шарын үлем сөременә төргән ул дәһшәтле көнне кешелек дөньясы онытам дисә дә оныта алмас иде. Күпме хәсрәт, газаплы үлем, ачы кайгы белән өтелгән апрель төне Чернобыль халкын гына түгел, Җир шарының һәр төбәгендә урнашкан халыкның тормышын төптән үзгәртә, курку хисен көчәйтә. Тарих битләрендә кара мөһер калдырган мондый дәһшәтле көннәр турында киләчәк буын күпмедер дәрәҗәдә хәбәрдар булырга, башкаларның ялгыш-ха-таларыннан сабак алырга тиеш, дип саныйм мин үзем. Шул максаттан чыгып Корноухово мәдәният йор

тында "Чернобыльнең мәңгелек кайтавазы" дип исемләнгән тема- тик чара үткәрелде. Без-мәдәният йорты хезмәткәрләре, документаль фактларга нигезләнеп эшләнгән пре- зентация ярдәмендә шул чорга якын булырга, чарага килгән һәркемгә шул елларның хис-кичерешләрен тәкъдим итәргә, чара дәвамында шул көндә "яшәп каратырга" ты- рыштык. Шул чорга, шул дәһшәтле көнгә якынлашкан саен, кичәдә катнашучының кызыксынуы да, хис-кичерешләре дә арта барды. Кичә ахырында һәр катнашучы: "Чернобыль сүзен ишеткәндә, минем күңелдә туган хисләр ул - ..." фраза- сын дәвам итеп, чара барышында күңелләрендә туган уй-кичерешләре белән уртаклашты. Нинди генә фикерләр яңгыраса да, хисләр барыбер газап, башкаларны кызгану, үзең һәм якыннарың өчен курку кебек уртак хисләргә барып тоташа. Апрель төненә каршы булган вакыйгаларны бар нечкәлекләре белән тасвирлап биргән доку-менталь фильмны һәркем тын да алмый, бирелеп карады.

Ни генә булмасын, инде 32 ел үтсә дә Чернобыльнең кайтавазы әле озак вакыт яңгырап, үзе турында искәртеп торыр. Әлеге кара дата турында киләчәк буынга җиткерү, мондый дөньякүләм һәлакәтләрнең ни дәрәҗәдә кур- кыныч булуы турында сөйләү без- өлкәннәрнең бурычы.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев