Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районының Чирмешән авылында гомер итүче Галия Сафина гөмер йомгагын сүтә.

Күңел төшермичә яши белүе тормыш авырлыкларына баш имичә яшәргә көч биргән аңа. Барлык сугыш чоры балалары язмышы белән аваздаш аның язмышы.

Балачагын сугыш урлаган еллар. Авылда ашарга азык, кияргә кием юк. Ундүрт яшь булуына карамастан, көче килгәнчә барлык хезмәтне башкарган ул. Рәхәт тормыш турында берәү дә сорамаган ул чакта. Һәр кеше дә кулыннан килгән кадәр тырышкан. Басу да сукалаган, үгез һәм ат белән йөкләмә үтәү өчен ашлык төягән, урман кисәргә йөргәннәр. Сүзем шул авырлыкларны кичергән, тормышның ачысын-төчесен татыган, бүгенге көндә Чирмешән авылында яшәп ятучы Галия әби Сафина турында. Булганына шөкерана кылып, тормыштан зарланмыйча, һәр туар таңга сөенеп яшәүче әби шушы көннәрдә 90 яшен тутырган.

Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев