Чыгарылыш имтиханнары якынлашканда мең төрле уйдан арынып, чынга ашырасы бер генә хыялы калган иде егетнең-Казанга, югары уку йортына керергә! Аннан җаны белән береккән шушы иркенлеккә, туган як кочагына кайтыр ул. Каерып печән чапкан кырлар, кичке сәгатьләрдә урам тутырып көтүдән кайткан малкайлар-барысы да күңеленә якын. Хыялының бер өлеше дә әнә шуларга...
Әнисе: "Ике ягыңда ике фәрештә, барысын белеп торырлар, амин дигән сәгатьләренә туры килсә, уйлаганың да чынга ашар", дия иде. Әллә чынлап та шулай булып чыкты-Күгәрчен мәктәбен тәмамлаганнан соң үзе теләгән ветеринария институтына керде Рафаэль Әхмәдиев. Бүгенгедәй хәтерендә, чыгарылыш укучыларыннан 10 егет һәм кыз кулларына паспорт алып Казанга юл тоттылар, 5 се шул ук елны төрле институтка укырга керделәр.
-1980 нче елны диплом алып юллама белән үзебезнең районга кайттым. Олы Кульга авылына эшкә билгеләделәр. Ул вакытта "Новая жизнь" колхозы үзенә дүрт авылны-Осиновка, Дон-Урай, Олы һәм Кече Кульга авылларын берләштерә иде. Колхозның гөрләп эшләгән чагы, җитәкчелекнең таләпчәнлеге көчле. Иртәнге сәгатьтән кичке караңгылыкка кадәр бригадаларда йөрибез,--ди ул һәм хәтере белән фермадагы маллар санын барлый: 3500 баш мөгезле эре терлек, 3000 сарык, 1500 дуңгыз... Продуктлылыкны киметмәү, үрчемне арттыру өчен профилактик чаралар, дәвалау процедуралары үткәрү мөһим. Гомумән, хуҗалыктагы малларның иминлеге табиб кулында. Әлеге вазыйфаны күңелеңне биреп башкарсаң гына хезмәтеңнең нәтиҗәсе күренә. Монда институтта алган белем генә җитми, тәҗрибәле белгечләр, өлкәннәр киңәшенә дә таяна ул.
-Хезмәт юлымны биредә башлау миңа күп нәрсә бирде. Авыл халкы әйбәт, ярдәмчелләр, хөсетлек дигән нәрсә юк. Шуңа да авыр булды дип зарлана алмыйм. Җитәкчеләр эшләгән кешенең кадерен беләләр иде. Гаилә коргач үзебезгә фатир бирделәр. Ул вакытта партия, комсомол чоры бит, клубта зурлап "кызыл туй" үткәрделәр,-дип елмаеп искә ала ул елларны Рафаэль Әхмәдиев.
Әйе, хезмәттә генә түгел, гаилә бәхетен дә биредә таба ул. Шәфкать туташы Алсу белән башланган тормыш юлы бүгенгәчә сокланырлык. Ике кызлары да югары белемлеләр, гаиләлеләр. Инде дүрт оныклары да бар Әхмәдиевларның. Бәхет дими ни дисең! Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Рафаэль Әхмәдиев бүген тормышының иң матур баскычына, авыл халкы ихтирамына күтәрелгән.
-Гаҗәеп кешелекле, ярдәмчел ул. Маллар авырганда тәүлекнең кайсы вакытында ярдәм сорап барсаң да минут-сәгатендә килеп җитә. Үтенечне кире какмый. Үз эшенең остасы. Кирәк булган дару, вакциналарны район үзәгеннән алып кайта, -ди Олы Кульгадан Илшат Мөгыйнов. Бу сүзләрдә тирән рәхмәт, олы хөрмәт тә чагыла.
Бу көннәрдә Әхмәдиевлар гаиләсенә олы шатлык килеп ирешкән. Күпьеллык нәтиҗәле, намуслы хезмәте өчен Рафаэль Госман улы Әхмәдиевка Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылган.
-Үз эшен бирелеп, җаны-күңеле белән башкарган кешене күргәнегез бармы? Рафаэль Госманович әнә шундый хезмәткәрләрнең берсе инде ул. Колхозлар таркалгач район ветеринария оешмасында эпизоотолог булып эшләде, соңыннан "Русский Мрамор" ит эшкәртү предприятиесенә ветеринар-санитар эксперт хезмәтенә күчте. Җитештерелгән итнең сыйфаты аның җаваплылыгында. Ә намус белән башкарылган эшкә рәхмәттән гайре сүз әйтеп булмый,-ди районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Динар Сөләйманов.
Әйе, чиста, пакъ күңел белән яшәгәндә генә башкалар күзенә туры карап була. Үткәнгә борылса да, хәзергесенә күз атса да аларның гомер юлы матур сызылган. Яшьлек хыялларын тормышка ашырган Рафаэль Әхмәдиев кебек белән авылга, җиргә береккәннәр исә бәхетләрен дә туган ягында таба.
Автор Фарваз Каюмова.
Нет комментариев