Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районыннан Габделәхәт белән Рәкыя Хәсәновлар зөбәрҗәт туйларын үткәрделәр

"Сандугачлар кебек пар килгәннәр", - диеп нәкъ тә менә Габделәхәт белән Рәкыя Хәсәновлар хакында әйтә торганнардыр инде ул. Зөбәрҗәт туйларын каршыларга йөргән мизгелләрдә әлеге күркәм гаиләдә мин дә кунакта булып кайттым. Иңне - иңгә куеп, инде 55 ел тату һәм үрнәк гаилә булып, бүген дә сандугачлар кебек сайрашып гомер итәләр...

"Сандугачлар кебек пар килгәннәр", - диеп нәкъ тә менә Габделәхәт белән Рәкыя Хәсәновлар хакында әйтә торганнардыр инде ул. Зөбәрҗәт туйларын каршыларга йөргән мизгелләрдә әлеге күркәм гаиләдә мин дә кунакта булып кайттым. Иңне - иңгә куеп, инде 55 ел тату һәм үрнәк гаилә булып, бүген дә сандугачлар кебек сайрашып гомер итәләр алар. Әле күптән түгел генә 70 яшен тутырган Рәкыя апага да, инде 78 нче яше белән баручы Габделәхәт абыйга да бер дә үз яшьләрен бирмәссең, валлаһи! Һаман шулай яшь, күркәм, җор телле, тормышның һәрбер мизгеленнән тәм табып, дөресрәге, Ходай биргән язмышларына шөкер итеп яши алар. "Яшәлгән кебек тә түгел", - дип, беравыздан узган еллары өчен көрсенеп тә алды Хәсәновлар.

Тормыш юлында авырлыгын да, җиңеллеген дә, шатлык - сөенечләрдән башлары әйләнгән мизгелләрнең рәхәтлекләрен дә, кайгы күлләренең тирәнлекләрен дә татырга туры килә аларга. Тик шул елларның ни дәрәҗәдә кадерле һәм якын булганлыгын еллар узган саен ныграк аңлыйсың шул.

1941 нче елда Шетнево - Тулуш авылында туып үскән Габделәхәт абыйны сугыш афәте ярты ятим калдыра. Сугышка беренчеләрдән булып киткән әти кеше яудан кире әйләнеп кайтмый. 25 яшьтә тол калган әнисе Разыя бердәнберен берьялгызы үстерә. "Миңа үз гомеремдә бер генә тапкыр да "әти" дип әйтергә насыйп булмады. Яу кырында ятып калган газиз әтием турында мин әниемнең, күрше - күләннәрнең сөйләвеннән генә ишетеп белдем. Мине тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгарган әниемә рәхмәтләремнең иң зурысы. Ул мине гадел, намуслы, хезмәт сөючән, тормышның кадерен белергә өйрәтте. Яшьли тол калып, миңа әти тәрбиясе бирә белде", - дип, әнисе белән бәйле булган якты хатирәләрен күз яшьләре аша күңелендә яңартып алды Габделәхәт абый.

Чыннан да, тырыш һәм эшчән булып үсә ул. Шетнево - Тулуш мәктәбендә белем ала, алдынгы укучылар рәтендә була. Октябрист һәм пионер сафларында тәрбияләнә. Мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын "Шахтер" колхозында ат җигүче булып эшләүдән башлый. Кечкенәдән кызыксынучан һәм яңалыкка омтылучан Габделәхәт үз заманы өчен бик тә укымышлы кеше була. Язучы Габдрахман Әпсәләмов белән очрашу мизгелләре турында ул әле хәзер дә тәэсирләнеп, хисләргә бирелеп сөйли.

1957 нче елда "Корноухово" совхозы оешкач, Габделәхәт абыйны Лаешка шоферлар әзерләү курсларына җибәрәләр. Курсларны тәмамлап, Алабуга ветеринария училищесында укып кайткан егет, 45 ел авыл хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куя: ветеринар, ат җигүче, склад мөдире, заправщик... Әллә ятимлек ачысы җанга сеңгәнгә, моңлы бала булып үсә Габделәхәт абый. 12 яшендә үзлегеннән гармун уйнарга өйрәнә.

-Гармунчы булганы өчен гашыйк булдыгызмы Габделәхәт абыйга, әллә инде башка сыйфатлары әсир иттеме? - дип сорыйм Рәкыя ападан, уенын - чынын бергә кушып.

-Икесе дә булгандыр инде, - дип, сүземне җөпләп, елмаеп куя ул. - Габделәхәткә булган хисләр күңелемдә бөреләнгән булса да, ачыктан - ачык очрашып йөрүләрдән кача идек без. Яшь аермабыз да шактый булгач, минем әти - әнием ни әйтер дип, кот чыгып тора иде инде, - дип, җитдиләнеп, яшьлек елларын хәтер сандыгыннан барлап ала Рәкыя апа.

Көннәрнең берендә 18 яшьлек кызның колагына әтисенең Габделәхәт турында: " Егет акыллы, эш сөючән, тырыш, эчми - тартмый, олыларны хөрмәт итә белә", - дигән сүзләре кереп кала. Әти кешенең әлеге сүзләрен үзләренчә хәер - фатыйха дип кабул иткән яшьләр, ныклап торып очрашып йөри башлый. Ел ярым очрашып йөргәннән соң, 1967 нче елның 18 нче ноябрендә үз гаилә учакларын тергезә Хәсәновлар. Бәхет эзләп, читкә омтылмыйлар, гомер буе колхозда хезмәт куялар. 37 ел әниле - кызлы булып, бер йортта яшәгән кайнанасын да үзләре тәрбияләп, соңгы юлга озата алар.

3 балага - Ләйлә, Эльмира һәм Азатка гомер бирә алар. Тик, балаларының бәхетенә куанып яшәгән көннәрнең берендә тулы бәхетләренең чите кителә шул. Кара кайгы ишек шакый аларга. Төпчек уллары Азат 21 яшендә, армия сафларында хезмәт иткәндә Германиядә һәлак була. Каяндыр сабырлыклар, яшәр өчен көч алып, кайгы утын эчкә йотып, еламас өчен тешне кысып яшәргә өйрәнә Хәсәновлар.

Тормыш мәшәкате арасында 55 ел гомер сизелми үткән дә киткән. Ул арада 2 кызлары үсеп җитеп, үз куышларын булдырып, үзләре дә әби булырга өлгергәннәр. Ике кызларына да югары белем биргән Габделәхәт абый белән Рәкыя апа. Олы кызлары Ләйлә үз туган мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәненнән укыта. Кече кызлары Эльмира Казан шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме станциясендә баш хисапчы урынбасары булып хезмәт куя.

Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди безнең тапкыр халык. Тырыш, укымышлы һәм дә хезмәт сөючән балалар һәм оныклар тәрбияли алулары белән бәхетле алар. Үз уңышларына сөенеп зөбәрҗәт туйларын каршылаучы Габделәхәт һәм Рәкыя Хәсәновларның киләчәге дә бүгенге кебек матур, якты һәм бәхетле булсын иде.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев