Балык Бистәсе районыннан чыккан ватанпәрвәрләр сынатмыйлар
Балтач (Юлсубино) авылында гына түгел, районда да хөрмәткә лаек Шәриповлар гаиләсен күпләр белә.
Гаилә башлыгы Вәгыйзь абый акыллы, белемле булуы белән башка авылдашларыннан аерылып торган. Гариза, хат яки башка язу-сызу йомышы белән бөтен авыл кешесе аңа килгән. Укытучы, остаз Вәгыйзь абый һәр кешегә игътибарлы, ихтирамлы булып, үтенеч белән килүчеләрне кабул иткән, язган, аңлаткан. Балаларын да тормыш иптәше белән бергә белемле, акыллы, эш сөючән итеп тәрбияләгән алар. Шуңа да балаларының икесе әтиләре үрнәгендә укытучылык һөнәрен сайлаганнар: Зөлфирә ханым Галәвова һәм Вәкил Шәрипов - бөтен гомерләрен балаларга багышлаган абруйлы укытучылар.
Шәриповлар гаиләсендә гомерен хәрби хезмәткә багышлаган һәм мәртәбәле дәрәҗәләргә ирешкән тагын бер абруйлы шәхес бар. Ул - Шәрипов Васыйл Вәгыйзь улы.
(Язманы газетаның алдагы санында тулысынча укый аласыз)
Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)
( Васыйл Шәрипов - сулдан беренче)
(Васыйл Шәрипов уртада. Туган авылы Балтачта Сабантуй бәйрәмендә)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев