Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу акциясе башлана

13-19 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган акция үткәрелә.

2005 елдан бирле, БМО Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән, һәр елны ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл аварияләре корбаннарын искә алу көне үткәрелә. Быел ул 19 ноябрьгә туры килә. Әлеге чараның төп максаты - киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юллардагы үлем-җитем, юл кагыйдәләрен бозу проблемасына җәлеп итү. Дөньяда көн саен юл-транспорт фаҗигаләре нәтиҗәсендә 3 мең кешенең гомере өзелә, 100 меңгә якын кеше җитди җәрәхәтләр ала. Юлларда ел да 1,3 миллионга якын кеше һәлак була. Һәм тагын 50 миллион кеше имгәнә, инвалидка әйләнә.

Юл-транспорт һәлакәтләре 15-25 яшьтәге яшь кешеләр үлеменә китерүче беренче зур сәбәп булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлары буенча, 2020 елга юл аварияләре аркасында имгәнүләр йөрәк-кан тамырлары һәм онкология чирләреннән соң үлемгә китерүче өченче сәбәпкә әверелергә мөмкин.

Район ЮХИДИ бүлекчәсенең административ законлылыкны үтәү буенча инспекторы Руслан Хәмәтвәлиев әйтүенчә, быел районыбыз юлларында булган 41 авариядә 11 кешенең гомере өзелгән.

Атналык кысаларында район мәктәпләрендә "Краш-курс"социаль акцияләре уздыру күздә тотыла.

Бүген башланган акция юл-транспорт вакыйгаларында һәлак булганнарны тагын бер кат искә алырга, юл аварияләре проблемасына игътибар юнәлтергә чакыра.

фотоhttp://penza-post.ru

Автор Илгиз Җамалиев.

Автордан: Шуны онытмаска кирәк: юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү аварияләрне булдырмаска һәм кеше гомерләрен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев