Балык Бистәсе районында яңа билгеләнүләр мәгьлум булды
Татарстан Республикасының мәгариф министры Энгель Фаттахов боерыгы белән районыбызның агротехникум директоры итеп моңа кадәр районның яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Мансур Маннанов билгеләнде. Шулай итеп яңа уку елын коллектив яңа җитәкче белән башлап җибәрде. Икенче кадрлар алышыну район үзәге мәчетенә кагылды. Бирегә районыбызның имам -мухтасибе Рамазан Хисаметдинов тәкьдиме...
Татарстан Республикасының мәгариф министры Энгель Фаттахов боерыгы белән районыбызның агротехникум директоры итеп моңа кадәр районның яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Мансур Маннанов билгеләнде. Шулай итеп яңа уку елын коллектив яңа җитәкче белән башлап җибәрде.
Икенче кадрлар алышыну район үзәге мәчетенә кагылды. Бирегә районыбызның имам -мухтасибе Рамазан Хисаметдинов тәкьдиме һәм Татарстанның баш мөфтие Камил Сәмигуллин боерыгы белән яңа имам- хатыйб булып Габделәхәт хәзрәт Бәдретдинов расланды. Ул моңа кадәр " Иске таш" мәчетендә имам ярдәмчесе, мөгаллим, Яңа Сала авылының имамы булып торды.Соңгы елларда аның " Казан нуры" мәчетендә дин дәресләре алып баруы да мәгьлум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев