Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында узган Әхмәт Гадел укулары “бишле”ләргә бай булды.

Зур Мәшләк мәктәбе бу көнне гөрләп торды. Республикабызның 20 гә якын төбәгеннән укытучылар, укучылар "Әхмәт гәдел укулары" фәнни-гамәли республика конференциясенә җыелдылар. Әлеге чара инде дүртенче елын ( өчесе районкүләм, монысы республика дәрәҗәсендә) конкурс сыйфатында уза. Аның беренче этабы, нигездә, интернет ресурслар аша старт ала. Быел конференциянең комиссия әгьзаларына барысы 300...

-Минем мондый чараларда беренче генә катнашуым түгел.Оештыру дәрәҗәсе, чараның зур масштаблы булуы нык ошады. Республикада тел мәсьәләсе турында барган бәхәсле көннәрдә мондый чараның узуы-үзе бер батырлыкка тиң.Берләштек, күпме тәҗрибә тупладык.Мин сездән олы канәгатьлек хисләре алып кайтып китәм ,-диде Мөслим районынының Татар Шураны төп мәктәбе татар теле Венера Шаева. "Фикер атларын" алдан куыып булса да искәртеп узам, Венера татар теле укытучылары секциясендә -" Интерактив чаралар нигезендә татар теле укыту" дигән бик кызыклы проекты белән 2 дәрәҗә Дипломга ия булды.

Конференция бәйгечеләре биш секциядә имтихан тоттылар. Иң сөендергәне, һәрберсендә районыбыздан катнашучыларның күп булуыдыр. Күп булуы гына да түгел, аларның матур җиңүләре, комиссия тарафыннан югары бәяләнүләре тагын да күбрәк шатландырды. Бәһалар гадел бирелмәде диярлек җирлек булмады, комиссия әгьзалары республикабызда танылган шәхесләр, билгеле затлар иделәр. Татарстан Республикасы мәгариф министлыгы милли бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Лилия Сахбиева, профессор, педагогик фәннәр докторы Ильгизәр Гайсин,язучы,шагыйрь Шаһинур Мостафин, шагыйрь Наил Касимов,Андерсен, Шәйхи Маннур, Фатих Хөсни премияләре лауреаты Рафаил Газизов, якташларыбыз, талантлы каләм ияләре Нурулла Гариф, Рәсимә Гарифуллина, Гөлнур Архипова, Мария Трофимова бәяләрнең гаделлеге хакына тырыштылар.

-Бик масштаблы конкурс. Сүз дә юк әлеге чараның нигезендә оештыручыларның олуг хезмәте ята. Бу чара белән без милли җанлы киләчәк буынны үстерүдә өлешебезне кертәбез. Бәйгеләр бит алар рухи көрәшергә өйрәтәләр, максатлы талантларыбызга олы юл ачалар. Чара нәтиҗәләреннән, шөкер, күренеп тора, зур талантлы балалар үсеп килә. Аларны тыңлаганнан соң, күңелдә сызылып калган уем:"Эх, шушы балалар татар теле укытучылары булып китсәләр иде",- дигән уй булды. Укытучылар дәрәҗәсендә чыгыш ясаучылар күп бит. Шатланып, сокланып утырдым. Ә Әхмәт Гаделне шушылай мәртәбәләгән, мәңгеләштерергә алынган мәшләклеләр, аларның башлангычын хуплаучылар алдында баш иям,- диде "Татар филологиясе" секциясе комиссисе әгьзасе, шагыйрь Наил Касыймов.

Әлеге бәйгедә Татарстан язучылар берлеге вәкилләренең катнашуы , аларның чыгышлары, шигьри күчтәнәчләре бәйгедә катнашучылар тарафыннан олы сюрприз, иҗади бүләк буларак кабул ителде.Моннан тыш чараны оештыручылар- мәшләклеләр дә " Син яшәрсең, мең яшәрсең,син шагыйрьләр солтаны! "дип исемләнгән әдәби- музыкаль композиция әзерләгән иделәр.

Ниһаять, биш сәгать дәвамында 100 дән артык конкурсант арасында барган бәйгегә йомгак ясар, җиңүчеләрне атар сәгатьләр килеп җитте. Җиңүчеләрнең исемнәрен яңгыраттылар, аларга дәрәҗәле Дипломнар тапшырылды. "Татар филоллгиясе" секциясе җиңүчесе булып Мамадыш районынан Оксана Сидорова танылды. " Рус филологиясе"нең югары бүләген Апас районы укучысы Энҗе Туктагулова алып кайтып китте. Зур Мәшләк мәктәбе укучысы Айзилә Фатихова аннан аз гына калышып "2 нче дәрәҗә Диплом"га ия булды. " Татарстан тарихы" секциясенең җиңүче исемен Котлы Бөкәштән Ләйлә Шакирова зур өстенлек белән үзенеке итә алды. Икенче урын да безнекеләрдә булды. Ул- Зур Мәшләк мәктәбе укучысы Алинә Мифтахова. Ләйлә Шакирова турында аерым тукталып үтәсе килә. Бу исем газета укучыларыбызга, мәгарифтә эшләүчеләргә, укучыларга да бик таныш исем. Ләйлә берничә еллар дәвамында республика, Рәсәй олимиадаларында катнашып җиңүләре белән сөендереп килә. Безнең районыбыздан тагын бер талантыбыз үзенең уңышы белән сөендерде.Ул да булса, Зур Мәшләк мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Ландыш Вафина. Комиссия әгьзасе, педагогик фәннәр докторы Ильгизәр Гайсин аның эшенә аеруча югары бәя бирде.

-"Гаязов укулары" безнең мәктәптә үтүе үзе куаныч. Күренекле галимнәр, әдипләр белән очрашу, фикер алышу укучыларны иҗади фикер йөртергә өйрәтә, минемчә. Быел мәктәбебездә республикабызның төрле районнарыннан иң актив, иң тырыш балалар җыелды. Барлыгы эш 5 секциядә эш оештырылды. Комиссия алдында чыгыш ясау- үзе бер сынау. Һәр катнашучы бик җитди әзерләнгән, яхшы эзләнү эшләре белән чыгыш ясады,ди Зур Мәшләк мәктәбенең 11 сыйныф укучысы, бәйге җиңүчесе Ландыш Вафина.

Гомүмән дә, бу секция бәйгечеләре арасында күпчелек конкурсантлар балыкбистәлеләр булдылар. Илгизәр әфәнде әлеге секциядә катнашучылар өчен өстәмә махсус бүләкләр булуын да искәртеп үтте. Хәер, бәйгедә катнашучылар берсе дә буш кул белән китмәделәр, аларга сертификатлар, язучыларыбызның яңа гына табадан төшкән китаплары тапшырылды.

Үзем күзәткән секция буларак, татар теле укытучылары бәйгесе аеруча җылы хисләр, олы тәэсирләр калдырды. Күңелемнән генә вакыт- вакыт татар теле укытучыларым Анна Яковлевна Тябина, Әлфия Сабировна Ашрапова(кыз фамилисе Шакирова) дәресләренә әллә ничә тапкыр кайтып килдем. Йөрәгемдә гомер илә"Аларны алыштыручы булмаячак " дигән кайтавазны йөртсәм дә, бу сүзләремә хыянәт итмәячәгемне белсәм дә, бәйгедә үз проектлары белән катнашучылар бик тә җылы тәэсирләр калдырдылар миндә. Мөслим укытучысы Венера Шаеваның дәресләренә кереп утыру теләгем туды. Комиссия әгьзаләре алар арасындагы бәйгедә "1 дәрәҗә Диплом"ны Түбән Кама шәһәреннән килгән Ләйсән Гарифуллинага бирергә карар кылдылар.

Бу чаранда катнашкан, бәйгеләрнең шаһитләре булган кемгә генә мөрәҗәгать итсәм, барысы да бер авыздан диярлек рәхмәт хисләрен җиткерергә ашыктылар. Димәк, оештыручыларның куйган максатлары тормышка ашкан, алар да үз эшләренә зур"5" ле билгесе алырга лаеклылар дип уйлыйм. Һәрхәлдә, шәхсән үзем шундый уйлар белән кайтып киттем чарадан.

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев