Балык Бистәсе районында шикәр авыруыннан интегүче 867 кеше бар
14 ноябрьдә Бөтендөньяда шикәр авыруына каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу очраклы гына түгел. Чөнки диабет XXI гасырның глобаль медицина- социаль проблемасы. Бүгенге көндә дөньяда бу авырудан 150 миллионнан артык кеше интегә. Заманча медицина тикшеренүләре алып барылуга карамастан, авырулар саны кимеми, ә һәр 15 ел саен икеләтә арта гына. Безнең...
-Резедә Хәмәтнуровна, диабетның, халыкча әйтсәк, шикәр авыруының беренче билгеләре (симптомнары) нәрсәдән гыйбәрәт?
- Иң элек шуны ачыкларга кирәк: шикәр диабеты ике типта була. Беренчесе, аеруча яшь кешеләрдә еш күзәтелә торганы көчле симптомнар белән аерылып тора. Кешенең авызы кибә, даими эчәсе, кече йомыш белән бәдрәфкә барасы килә, тән авырлыгы кими башлый. Шуңа да беренче типтагы диабетны ачыклау кыен түгел. Ә менә икенче типтагы диабет (ул 40 яшьтән узганнарда барлыкка килә) бөтенләй диярлек симптомнарсыз, яки югарыда саналган билгеләр сизелер-сизелмәс дәрәҗәдә генә уза. Кайвакыт кешеләр еллар дәвамында диабет белән авырганнарын белмиләр, ә хәлсезлекләрен картая барудан күрәләр. Әгәр сезнең гаиләдә шикәр авруыннан интегүчеләр булса, тән авырлыгыгыз нормадан артса, кан басымыгыз 140/90 мм рт. ст. дан күтәрелсә, Сез шикәр авыруы килеп чыгу ихтималы зур булган группага керәсез. Шуңа күрә алты айга бер тапкыр каныгыздагы глюкоза микъдарын тикшереп торыгыз, тән авырлыгын киметергә тырышыгыз, кан басымын тиешле нормада тотыгыз.
- Нинди анализлар тиз һәм дөрес диагноз куярга ярдәм итәләр?
- Шикәр авыруына диагнозны кандагы глюкоза микъдарын тикшерү нигезендә генә куярга мөмкин. Әгәр ач карынга кандагы глюкоза 7,0 ммоль/л дан югары булып, ашаганнан (яки глюкозотолеран тесттан) соң 11,1 ммоль/л дан югарыга күтәрелсә- бу һичшиксез шикәр диабеты. Барлык башка ысуллар (тәүлеклек бәвелдәге глюкозаны ачыклау, гликированный гемоглобин) өстәмә булып торалар.
- -Шикәр диабеты нәселдән киләме? Шикәр диабеты чыгуга этәргеч бирердәй авырулар, микроорганизмнар бармы?
- -Шикәр диабеты килеп чыгуга илтә торган төп фактор- уңай булмаган генетик фон. Аннан кала тән авырлыгының артуы, бета-аксымның зарарлануына илтә торган патологик процесслар. Шуларның нәтиҗәсендә организмда инсулин бүленү бозыла. Ашказаны асты бизендәге шеш, панкреатит, эчке секреция бизләрендәге патологик үзгәрешләр дә авыруның үсешенә этәргеч бирергә мөмкин. Йогышлы авырулардан, мәсәлән,кызылча, чәчәк, гепатиттан, гриптан зарарланган организмда да авыру үсеш ала. Бигрәк тә кеше югарыда телгә алынган риск группасына керсә. Шулай ук нерв стреслары, эмоциональ киеренкелек тә ашказаны асты бизенең эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый.
- -Шикәр диабеты белән авыручыларны ничек дәвалыйлар?
- -Яшьләрдә , балаларда була торган 1 тип шикәр диабетын бары тик инсулин белән генә дәвалыйлар. Ә менә 2 тип диабетны дәвалау өчен: канда шикәр күләмен киметүче препаратлар бар. Алар монотерапия буларак та, комбинациядә дә билгеләнәләр. Әгәр алар ярдәм итмәсә инсулин да өстәлә. Һәр очракта препаратларны, аларның дозаларын эндокринолог билгели.
- -Шикәр авырулы кешеләргә нинди продуктларны ашау катгый тыела?
- -Диабет белән авыручы аерым диета сакларга тиеш әлбәттә. Диетик туклану-диабетны дәвалауда 50 процент уңыш бирә. Шикәр авырулы кешеләргә составынды глюкоза булган продуктларны бөтенләй ашарга ярамый. Боларга баллы, ярым баллы шәраблар, шикәр сиробында консервланган җиләк-җимеш, пироглар, баллы кремлы печеньелар,пудинглар,дөге, консервалар, ысланган әйберләр, колбасалар, алкогольле эчемлекләр (аларның иң йомшакларында да калорийлар күп) , шикәр, бал, җиләк-җимештән әзерләнгән тәм-томнар (джем, мармелад, кайнатма, повидло),шоколад, конфетлар, виноград, банан, финиклар, инжир, җиләк-җимештән шикәр кушып ясалган эчемлекләр , кока-кола, тоник, лимонад, ликер керә.
Ә башка продуктларга килгәндә, аларны куллану һәр авыруга индивидуаль. Барысы да азыкның күләменә, пациентның авырлыгына, башка авырулары булу булмавына бәйле. Һәрхәлдә участок табибы белән киңәшләшергә кирәк.
-Ә физик күнегүләрнең файдасы бармы соң?
-Хәрәкәт- үзе тормыш. Калганын үзегез хәл итегез. Әмма авыр физик күнегүләр киңәш итмәс идем. Йөрү, йөзү, велосипедта йөрү файдалы. Саф һавада хәрәкәтчән уеннар: футбол, волейбол, бадминтон һм башкалар уңай тәэсир итә. Әмма шуны онытмаска кирәк. Физик активлык канда шикәр күләмен киметә. Шуңа да озак вакыт спорт белән шөгыльләнер алдыннан шикәр күләмен үлчәгез. Ул түбән булса гипогликемемия булырга мөмкин. Ә иң яхшысы тренеровка алдыннан капкалап алыгыз.
- Бу авыруны профилактикалау чаралары бармы соң?
-Бик күп кабатланган фикер булса да, тагын бер тапкыр әйтәм. Шикәр авыруын кисәтүнең иң үтемле чарасы- сәламәт тормыш рәвеше алып бару. Дөрес һәм төрле итеп тукланырга, физик күнегүләр ясарга кирәк. Көн саен саф һавада булу, тиешенчә йоклау зарур. Һәм әлбәттә стресслардан, даими эмоциональ кичерешләрдән сакланырга тырышыгыз. Күргәнегезчә, шикәр диабетын профилактикалау һәркемнең кулыннан килә. Сәламәтлегегезне саклагыз!
Газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.
фото автордан.
-
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев