Бүген Бөтенрәсәй халкын нык борчыган юлсызлык мәсьәләсе ниһаять районыбызда да үз урыныннан кузгалды кебек.
Һәр елны районыбыз биләмәсендә 300 миллион сумнан артык бәядә юл төзү һәм ремонт эшләре башкарылуы шуның ачык мисалы. Үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә әзерләнеп йөргән көннәрдә юлчыларыбызның бүгенге эшчәнлеге хакында муниципаль район башкарма комитетеның җитәкчесенең инфроструктура үсеш буенча урынбасары Данис Низамов түбәндәгеләрне сөйләде:
-Бүгенгесе көнне районыбызның барлык авыл җирлегенә асфальт юл кертелүе күпләрне куандыра. Дистә еллар элек авыл кешеләренең җиңел автомашиналарын тракторга тагып олы юлга тарттырып чыгулары инде ерак тарихта калды. Күп еллардан бирле Тулуш авылы кешеләрен һәм райондашларны нык борчыган юлсызлык мәсьәләсе дә чишелеп бетү алдына килеп җитте. Быел Корноуховадан Яңа Ырга авылына кадәр асфальт юл төзелеп файдалануга тапшырылды. Әлеге юлдан тыш бу җиде километр арада берничә күпер дә төзелде. Киләсе елда без юлдны Тулуш авылына җиткерергә исәп итәбез.
Әкренләп бәләкәй авылларыбызга да яхшы юл салынуы киләчәккә якты өметләр уята. Бу ел таулар авылына асфальт юл кертелүе дә күпләрне куандырда. Ул 20 миллион сумга төште. Бу эштә "Татавтодор" берләшмәсе хезмәткәрләрнең эшләрен уңай яктан телгә аласым килә. Чөнки соңгы вакытларда райоыбыз биләмәсендә төзелгән юлларның күбесе алар өлешенә туры килә. Ямаш авылы эчендә дә шушы ук юл төзүчеләребез 20 миллин сумлык эш башкардылар.
Тулырак язманы газетабыздан укый аласыз.
Сөйләгәннәрне Идрис Аметов язып алды.
Автор фотосы.
Нет комментариев