Балык Бистәсе районында 8 яшьлек малай көпчәк астында кала язды
22 апрель көнне 16.00 сәгатьтә Котлы Бөкәш-Шомбыт юлының 8 чакырымында ВАЗ-2114 автомобилен йөртүче юл хәрәкәтен тәэмин итәрдәй тизлекне сакламый һәм каршы як хәрәкәт полосасыннан шул ук юнәлештә хәрәкәт итүче 8 яшьлек велосипедчы малайны бәрдерә.
Бәхеткә каршы, бу авариядә корбаннар булмый. Малайның баш мие селкенә, бите, башы җиңелчә җәрәхәтләнә. Мондый очракларда, «Алла саклаган», дип әйтеп куябыз инде. Әмма 8 яшьлек малай ничек итеп өлкәннәрдән башка велосипедка утырып автомобиль юлына чыккан соң? Моңа кем юл куйган? Бу хакта газетабызның киләсе саннарында укырсыз.
Фотосы: daggeroxokdax.tumblr.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев