Балык Бистәсе районы үзәк китапханәсендә бәйрәм оештырдылар.
Шушы көннәрдә район балалар үзәк китапханәсендә яңа укучылар өчен бәйрәм оештырдылар. Чарага район беренче номерлы гимназиясеннән укучылар килде.
Аларны ишектән үк китаплар патшабикәсе каршы алды. Балаларга ул үзенең патшалыгындагы китапларны, энциклопедия, журналлар күрсәтте. Аларның белемнәрен сынап карау өчен әдәби викторина, "Китап нәрсә ярата" исемле уен һәм музыкаль тәнәфес тә оештырды. Укучылар тапкыр җаваплар белән сөендерделәр, "Китапханә укучысы" медале белән бүләкләнделәр.
Автор:Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев