Балык - Бистәсе районы янгын - коткару горнизоны хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә ( ФОТОГАЛЕРЕЯ)
Район үзәге, авыл урамнары буйлап утларын җемелдәтеп, сиреналарын кычкыртып янгын сүндерү машиналары узса һәрберебезнең йөрәге урыныннан куба инде. "Кайда, нәрсә булган? Өлгерерләрме икән? дигән сораулар йөгерешеп үтә ми күзәнәкләреннән.
Ут-күз чыкса да, башка гадәттән тыш хәлләргә тарысак та 01 (101) телефон номерын җыябыз шул. Ә алар бәлага таручыларны коткару өчен утка да, бозлы суга да керәләр.
30 апрель көнне шушы бик тә кирәкле һөнәр ияләре үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Аларның эшчәнлеге, көндәлек мәшәкатьләре белән якыннанрак танышу өчен 128 нче янгын- коткару частенә юл тоттым. Соңгы елларда янгын часте депосындагы үзгәрешләр райондашларның игътибарыннан читтә калмагандыр шәт. Хәзер бу тарихи бина район үзәге йөзен бизәп, көлеп тора дисәк тә арттыру булмас шәт. Һәр тарафтан кризис, акча кытлыгыннан зарланганда шактый зур төзекләндерү эшләре җәелдерү җаен тапканнар. Янгынчыларның ял-көнкүреш шартларын да яхшыртканнар: җылы санузел, душ бүлмәсе булдырганнар.
-Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы биргән акчага алып бардык төзекләндерүне. Район башлыгы Илһам Госман улы Валеевның да ярдәме зур булды. Ремонт эшләренең шактый зур өлешен коллектив көче белән башкардык. Оста куллы егетләр байтак бездә,-диде янгын-коткару гарнизоны начальнигы вазифаларын башкаручы Альмир Шәфигуллин.-Янгыннарны кисәтү, чыккан очракта сүндерү безнең эшчәнлектә төп юнәлеш булып кала. 2001 елда Дәүләт янгынга каршы көрәш хезмәте Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы составына кертелгәч, табигый бәла-каза, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен ликвидацияләү дә өстәлде. Кыскасы безнең төп бурыч-кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларның гомерләрен саклау.
Агымдагы елда гына да район территориясендә 9 янгын булды. Кызганычка каршы, бер кеше һәлак булды. Гражданнарның мал-мөлкәтенә 630 мең сумлык зыян килде. Бу узган елның шушы чорына караганда азрак, әмма тынычланып калырга җирлек түгел әле. Янгынчы-коткаручыларыбыз 12 тапкыр юл-транспорт фаҗигаләре нәтҗәләрен бетерүдә катнаштылар.
...Мин булган көнне Камил Бәдретдинов җитәкчелегендәге 3 нче каравыл кизүлек итә иде. Аның биредә эшкә килгәненә 17 ел булган икән .
-Безнең эш җиңелләрдән түгел инде. Бу еллар эчендә кешеләрне янгыннан алып чыгарга да, күпләрнең йорт-җирен, каралты курасын саклап калырга туры килде. Янгынны җиңгәч, син коткарган, ярдәм иткән кешеләрнең килеп рәхмәт әйтүләре бөтен авырлыкларны оныттыра, - ди ул. Янгын машинасы шоферы Рәдиф Мингәрәев, янгынчы Айрат Гобәев шулай ук дистә елдан артык тәҗрибәләре булган фидакарьләр. Кайберәүләр уйлаганча көннәр буе йоклап ятмыйлар янгынчылар. Хәвеф-хәтәр булмаганда, теоретик белемнәрен, физик әзерлекләрен ныгыталар, оператив планар өстендә эшлиләр. Янгын техникасын төзек хәлдә тотуга зур игътибар бирәләр. Депо территориясен төзекләндерүдә теләп катнашалар.
-Коллективыбыз бердәм, һәркем үз вазифаларын биш бармагы кебек белә.Безнең эштә шунсыз мөмкин дә түгел. Утка кергәндә хезмәттәшеңнең ныклы иңен тою бик тә мөһим. Экстрен ситуацияләрдә алар бер-берсен ярты сүздән аңларга тиешләр. Каравыл начальниклары Фәрит Фәлахов, Рәис Галиев, Сергей Столяров һәм башка күп кенә хезмәткәрләребез янгынчы-коткаручы исемен югары йөртәләр,- диде Альмир Шәфигуллин.-Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барлык хезмәттәшләремә нык сәламәтлек, рух күтәренкелеге, тыныч дежурлыклар, гаиләләренә иминлек телим. Бу көнне без төрле елларда янгын частендә эшләп киткән ветераннарыбызны да тәбриклибез. Алар озак еллар эшләү дәверендә туплаган тәҗрибәләрен яшь буынга тапшыралар. Шушы дәвамчанлык безнең коллективның асылын тәшкил итә.
Илгиз Җамалиев.
Рәсемдә: Янгын-коткару гарнизоны начальнигы вазифаларын башкаручы Альмир Шәфигуллин практик күнегүләр үткәрә.
Безнең район халкын янгын афәтеннән, гадәттән тыш хәлләрдән 128 нче Балык Бистәсе янгын-коткару часте,Корноухово, Югары Тегермәнлек, Котлы Бөкәш авылларындагы аерым янгын сагы постлары саклыйлар. Алардан тыш тагын 12 ирекле янгын сүндерү отряды бар.( бу өлешен текст уртасына кертсәгез яхшы булыр иде)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев