Балык Бистәсе районы Таулар авылында Нәүрүз бәйрәме гөрләп үтте
Нәүрүз- төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме. Ул астрономик кояш календаре буенча язгы көн һәм төн тигезләшкән чорга туры килә һәм табигатьнең яңаруын һәм уянуын символлаштыра. Яз шушы бәйрәмнән соң үз хокукларына керешә башлый. Әлеге бәйрәмнән соң халык чәчү эшләренә әзерләнә башлаган. Нәкъ менә шуның өчен Нәүрүз - яңа...
25 март көнне Таулар авылы клубында да халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан "Хуш киләсең Нәүрүз" дигән бәйрәм үтте.
Бәйрәмне җирле авыл җирлеге башлыгы ИсмәгыйльСафин ачып җибәрде. Ул авылдашларны, килгән кунакларны яз бәйрәме белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм авылыбызның клуб мөдире Газинур Җәләлов һәм күрше авыллардан килгән хезмәттәшләренең җыр-моңнары, дәртле биюләре, кызыклы уеннары һәм уен- көлке сүзләре белән дәвам итте.
Кыш Бабай белән Нәүрүзбикә дә үз көчләрен сынашты. Кыш бабайның бер дә китәсе килмәсә дә, Нәүрүзбикә үзенең көчен сиздерде. Бала- чагалар да, өлкәннәр дә аңа ярдәм итте.
Кайнар табада пешеп чыккан бәйрәм коймагы, самавырда кайнаган чәй, мул табынлы өстәл дә һәркемнең күңеленә хуш килде, яз рухы өстәде.
Берсеннән берсе матур чыгышлар белән үрелеп барган бәйрәм күренешләрен авылыбыз халкы җылы кабул итте. Өлкән абый-апаларыбыз яшьлекләренә кайткан кебек булса, балалар яңалык, милли бәйрәмебез белән танышты.
Ләйсән Шәрипова,
Таулар авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев