Җәмгыять
Балык Бистәсе районы полиция бүлеге хезмәткәрләре Илдар Тимербулатов белән Данир Кадыйровка рәхмәт хаты.
Бу ел башында Балык Бистәсендә телефонымны югалттым.
Кайда төшеп калганын белсәм дә, шул урында булган кешеләрдән сораштыру ярдәм итмәде. Якыннарым: "Полициягә язып бир!" -дигәч, аларга мөрәҗәгать иттем. Алар тиз арада "Телефонны табу" программасы ярдәмендә аның кайда булуын ачыклый алдылар һәм инде бер сәгать эчендэ телефонымны табып, кулыма тапшырдылар. Безнең районда, чыннан да, үз эшләренең осталары эшли дигән нәтиҗәгә килдем. Полиция хезмәткәрләре профессиональ осталыкларын гына күрсәтеп алмадылар, алар эшләренә карата битараф булмауларын исбатладылар. Тиз арада ярдәм иткәннәре өчен полиция хезмәткәрләренә, аерым алганда полиция капитаны Илдар Рафаил улы Тимербулатов, полиция лейтенанты Данир Ренат улы Кадыйровларга чиксез рәхмәтемне белдерәм.
Любовь Степанова.
Югары Мәшләк авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев