Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы пенсия фонды идарәсе отчет тота.

Район пенсия фонды идарәсе чирек гасыр инде граҗданнарыбызга пенсия һәм башка күп төрле социаль хезмәт күрсәтеп килә.

Аның җитәкчесе Минзия Валеева үзенең хисап докладында үз коллективының тырыш хезмәте һәм эшчәнлекләре турында күп файдалы мәгълүмәтләр бирде. Аның сүзләренә караганда бүгенгесе көнне районыбызда уртача пенсия күләме 10208 сум тәшкил итә. Узган ел 516 кешегә пенсия билгеләгәннәр, 1644 кешенең пенсиясен арттыруга ирешкәннәр. Гомумән алганда узган ел пенсия, социаль ярдәм һәм ана капиталы түләүләренә барысы 1 миллиард 328 миллион сум акча таратылган. Министрлык вәкиле Елена Лидонова да районыбыз пенсия фонды идарәсе коллективының соңгы елларда республика буенча беренче бишлектә баруына сөенечен белдерде. Киләчәктә дә ул безнекеләрнең сер бирмичә халыкка хезмәт күрсәтүдә лидерлар рәтеннән төшмәүләрен, алда торган бурычларны уңышлы төстә хәл итүдә нәтиҗәлерәк эшләүләрен теләде.

Автор: Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев