Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы Корноухово авылында Һава шарының 234 яшен билгеләп үткәннәр

24 нче июль без кабартып йөри торган һава шарының туган көне буларак билгеләп үтелә. Балаларның иң яраткан уенчыкларының берсе - һава шарына бүген 234 яшь тулды.

Тарих битләренә күз салсак, 1783 нче елда Анноне дип исемләнгән француз шәһәрендә бертуган Этьюн һәм Жозеф Монгольфьелар мәйданда үзләре уйлап тапкан күктә очарга сәләтле булган зур куыкны сынап карыйлар. Әлеге куыкны бүген инде һәркем аэростат буларак белә. Ә чынлыкта исә һава шарының барлыкка килү вакыты борынгы гасырларга ук барып тоташа. Безгә, үз чорында уздырылучы төрле чараларда куллану өчен грекларның хәйван ашказаныннан ясалып, төрле төсләргә буялган шарларны уйлап табуы мәгълүм. Ә беренче резин һава шарлары 1824 нче елда Англиядә барлыкка килгән.

Корноухово мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге бәйрәмне билгеләп үтү максатыннан балаларга чын мәгънәсендә бәйрәм оештырды. Алар өчен әзерләнгән күңелле уен һәм бәйгеләрнең барысы да шарлар белән бәйле иде. Чарага килгән балалар "Ракета" һәм "Динамит" командаларына бүлешеп көч сынаштылар. Бүгенге бәйрәмнең кыскача тарихы белән танышканнан соң, алар, берсеннән - берсе уздырып, тырыша - тырыша уеннарда катнаштылар. Табышмакларга җаваплар да таптылар, тупны аяк арасына кыстырып, көнгерә булып та сикерделәр, ракетка таягы, яулык ярдәмендә шарларны идәнгә төшермичә, билгеле бер арага да илтеп куйдылар, кочакларында кысып, ярыша - ярыша шарларны да шартлаттылар, футболкалар эченә дә тутырдылар. Гомумән, олысы - кечесе рәхәтләнеп күңел ачты бүген. Әз генә өстенлек белән "Динамит" командасы бүгенге чараның җиңүчесе дип табылды. Балаларның гына түгел, әти - әниләрнең ихлас рәхмәт сүзләрен ишетү йөрәкләргә сары май булып ятты.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев