Балык Бистәсе районы Анатыш авыл җирлегендә халык җыены узды
Бүген Анатыш авылында җирлек халык җыены узды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илдар Таҗетдинов катнашты. Шулай ук биредә прокуратура, авыл хуҗалыгы идарәсе, пенсия фонды, халыкны социаль яклау бүлеге, җир һәм милек палатасы, эчке эшләр бүлеге һәм башка район оешмаларының вәкилләре бар иде.
Соңгы елларда авыл җирлеге халкы үзенең яшәешенә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрә торган бу чарага зур кызыксыну белән җыела. Быелгысы ел да искәрмә булмады. Җыенда авыл җирлеге башлыгы Камил Җамалиевның узган ел йомгакларына анализ ясады һәм алда торган бурычларга туктады. Район оешмалары җитәкчеләре дә бу авыл җирлегенә кагылган мәсьәләләрне күтәрделәр. сорауларга җавап бирделәр.Йомгаклау сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илдар Таҗетдинов чыгыш ясады.Ул алда торган бурычларны асссызыклады һәм район җитәкчесе буларак алга таба район, җирлекләрнең үсешен ничек күзаалавын белдерде.
(Язма тулысынча газетада биреләчәк)
Нияз Шәйдуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев