Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы «Акчарлак» приюты балалары нидән кәефләнгәннәр.

« Акчарлак» балалар һәм яшүсмерләр приютында «Шигырь уку» бәйрәме булып узды. Жюри әгьзалары итеп Югары Тегермәнлек авылы китапханәсе мөдире Равия Набиуллина, Югары Тегермәнлек авылы мәдәният йорты җитәкчесе Гөлгенә Гараева чакырулы иделәр.

Бәйрәмне приютның тәрбиячесе Розалия Гайнуллина алып барды. « Туган тел» җырын тынлау һәм Поликарпова Диананын әлеге шигырьне сөйләве барыбызны да шигырь дөньясына алып керде. Балалар һәрберсе үз шигырьләрен шулкадәр җанлы һәм табигый итеп житкерделәр ки, аларга карап сокланып туеп булмады. Берничәсе икешәр, өчәр шигырь белән чыгыш ясадылар. Шунысы сөенечле, рус милләтеннән булган балалар да саф татар телендә шигырь сөйләделәр.

Беренче урынны Кирякова Андреанна яулады. Алга таба ул Казан шәһәрендә узачак финал ярышында катнашачак. Барлык балалар да Мактау грамоталары белэн бүләкләнде.

Киряков Иванга «Есенин» ролен яхшы импровизациялэгэн өчен шулай ук мактау кәгазе тапшырылды.

Барлык балалар һәм кунаклар бәйрәмнән яхшы кәеф һәм күтәренке рух белән таралышты.

«Голфия Амирова,

Акчарлак» приюты хезмэткэре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев