Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очрашу булып узды
Район үзәк китапханәсендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очрашу булып узды. Алып баручылар мәрхәмәтлелеккә багышланган әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр. Тормыш кыенлыкларын җиңеп яшәүче көчле рухлы шәхесләр адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады. Социаль яклау бүлеге белгече Нурия Шакирова инвалидларның сорауларына җавап бирде. Халыкара инвалидлар көне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен...
Район үзәк китапханәсендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән очрашу булып узды. Алып баручылар мәрхәмәтлелеккә багышланган әдәби-музыкаль композиция күрсәттеләр. Тормыш кыенлыкларын җиңеп яшәүче көчле рухлы шәхесләр адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады.
Социаль яклау бүлеге белгече Нурия Шакирова инвалидларның сорауларына җавап бирде.
Халыкара инвалидлар көне мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен генә түгел, ә бәлки барлык җәмгыять өчен әһәмиятле дата. Ул янәшәбездәге инвалидларның проблемаларына игътибарны юнәлтә, аларны чишү юлларын эзләргә этәрә торган көн. Аларның күбесе батыр, нык рухлы кешеләр. Язучылар,шагыйрьләр Эдуард Асадов, Гомер, рәссам Кустодиев, композитор Бетховен-әнә шундыйлардан.
Безнең районда да гомерләрен иҗатка багышлаган талантлы инвалидлар байтак. Китапханәдә Вячеслав Букинның "Авыруга каршы иҗат" дип исемләнгән күргәзмәсе оештырылды. Ул искиткеч матур әйберләр иҗат итә. Людмила Мозохинаның сәйләннән ясаган эшләнмәләре дә күз явын алырлык.
Кичәне алып баручылар конкурслар да уздырдылар, оттырышсыз лотерея да уйнаттылар. Чәй табыны артында да уен-көлке тынмады.
Бу көнне китапханәдә «Мәрхәмәтлелек дөньяны коткара» китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Тамара Тюрина,
әйдәүче китапханәче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев