Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе район суды рәисе Марс Миндубаев белән эксклюзив әңгәмә

Марс Наил улы Миндубаевның Россия Федерациясе Президенты Указы белән Балык Бистәсе район суды рәисе итеп билгеләнүенә елдан артык вакыт узды. Бүген бу вазифадагы эшчәнлегенең беренче йомгаклары турында сөйләшербез. Шәхси тормышына кагылышлы сорауларны да читләтеп үтмәбез.

Марс Наилевич, Сезнең белән беренче әңгәмәбездә район, яңа коллективыгыз турында беренче тәэсирләрегез турында кызыксынган идем. Бер елдан соң ул фикерләрегез үзгәрмәдеме?
- Беренче алган тәэсирләрем әллә ни үзгәрмәде. Районда нигездә игелекле, законнарны хөрмәт итә торган кешеләр яши. Бу хакта райондагы криминаль хәлнең торышы да ачык күрсәтеп тора инде. Казанга якын урнашкан башка районнарда ул күпкә киеренкерәк. Аларда административ хокук бозулар, җинаятьләр саны шактыйга артыграк. Балык Бистәсе район суды коллективына килсәк, ул нәтиҗәле эшкә сәләтле, хезмәттәшләр арасында дуслык атмосферасы хөкем сөрә.
-Үзегезнең шәхси тормышыгыз, хезмәт юлыгыз турында да берничә сүз әйтегез әле. Укучыларыбызга гаиләгез белән танышу да кызыклы булыр иде.
- Мин озак еллар хокук саклау органнарында эшләдем. Бик авыр, кайвакыт нәтиҗәсез дә булып тоелган тикшерүче хезмәте чыныктырды мине. Бу тәҗрибәм хәзер дә авыр минутларда вак- төяк дөнья мәшәкатьләренә игътибар итмичә, проблеманың асылына төшенергә ярдәм итә.
Тормыш иптәшемне, ике кызымны бик яратам. Алар миңа авыр хезмәтемдә дә терәк булдылар. Олы кызым юрист булып эшли, кечесе мәктәптә укый әле.
-Сезнең прокуратура органнарында, суд системасында бик зур тәҗрибәгез бар. Авыл районына килүегезгә үкенгәнегез булмадымы?
-Бу сорауны миңа бик күпләр бирә. Кайвакыт үз-үземә дә шул сорауны бирәм(көлә). Нәрсәгә дип Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы вазифасын авыл районы суды рәисе вазифасына алыштырдым соң әле? Мин бу карарны үзем кабул иттем, һич үкенгәнем дә юк. Әмма кайвакыт бик авыр да була инде, җитәкче буларак күп карарлар буенча бөтен җаваплылыкны үз өстемә алырга туры килә.
-Әйе, судья булу, кешеләрнең язмышларын хәл итү җиңел түгелдер инде. Ә менә чыгарган караларыгыз өчен ничектер уңайсыз булганы бармы?
Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.
Әңгәмәне алып барды: Илгиз Җәмәлиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев