Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе район мәдәният йортында юбилярларны котладылар

Район мәдәният йортында бәйрәм тантанасы булды. Анда илле ел бергә гомер кичергән, алтын туйга җиткән парлар чакырылган иде.

Залда музыка яңгырый. "Гаилә ике гашыйк йөрәкнең бергә кушылуыннан башлана. Парлар кулга-кул тотынып ун, егерме ел гына түгел илле, алтмыш ел бергә атлый. Әйдәгез аларны алкышлыйк әле", - дип тантананы ачып җибәрде алып баручы, мәдәният йорты хезмәткәре Гөлия Кадыйрова. Беренче парлар Корноухово авылыннан Любовь һәм Владимир Морозовлар. Алар 1967 елда гаилә корып җибәрә. Тормышлары мәктәп белән бәйләнгән. Любовь Тимофеевна егерме еллап Корноухово мәктәбе коллективын җитәкли. Ә Владимир Петрович рәсем, җыр, хезмәт дәресләрен укыта. Аларның гаилә тормышы бер-берсенә ышаныч, хөрмәт, мәхәббәт нигезендә төзелгән.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зарипова әлеге парларны почет китабына имзаларын куярга һәм бер-берсен "алтын" сүзләр белән котларга чакырды.
Раиса һәм Леонид Талаковларның үз мәхәббәт тарихы, үрнәк гаилә тормыш тәҗрибәсе. Яшь кыз мәктәпне тәмамлагач, Үзбәкстанга туганнары янына укырга китә. Училищеда секретарь-машинист һөнәрен ала. Андагы климат яшәү өчен бик уңайлы булмый. Ул безнең районның Анатыш авылына күчеп кайта. Монда Леонид белән таныша да инде. Соңрак Раиса Саратов шәһәренә ата-анасы янына китеп бара. Сөйгәне Леонид та аннан калмый. 1967 елда алар гаилә корып яши башлыйлар. Башта Казанга күченеп кайталар, аннан Анатыш авылына кайтып төпләнәләр. Леонид Андреевич "Сельхозтехника"да слесарь-механик булып эшли. Ә Раиса Андреевна колхозда маллар карый. Тырыш хезмәтләре өчен икесе дә Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.
Тансылу Мингазова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев