Сентябрь аеның беренче якшәмбесендә газчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Бу уңайдан район башлыгы Илһам Валеев "Балык Бистәсе РГЭС", "КСМУ" һәм "Илфан" җәмгыятьләре адресына үзенең бәйрәм телеграммасын юллады. Анда түбәндәге юллар бар:
"Хөрмәтле газ хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре! Бәйрәмегез белән чын ихластан тәбрик итәм! Сезнең хезмәт - көндәлек кирәк, бик тә җаваплы хезмәт. Һәрбер йортка иңгән җылылык, дистәләгән яңа төзелгән торак, социаль объектларга тоташкан газ челтәре, системаны авариясез тәэмин итү, эшләтү, нигездә, сездән, сезнең тырышлыктан, булдыклылыктан тора. Шөкер, үз бурычыгызга бик тә җаваплы карыйсыз, уңышларыгыз, оператив эшчәнлегегез белән сөендереп торасыз. Алга таба да матурлыкта, уңышларда, хәвеф-хәтәрләрсез генә хезмәт куярга язсын. Үзегезгә ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телим!"
Нет комментариев