Җәмгыять
Балык Бистәсе район башлыгы Илһам Валеев Россия көне белән котлады
Кадерле якташлар, районыбыз кунаклары!
Сезне илебезнең төп дәүләт бәйрәме белән тәбриклим. Россия көнен бәйрәм итүнең әһәмияте көннән-көн арта. Әлеге бәйрәм илебез дәүләтчелеген һәм Россиянең икътисади, территориаль, милли, мәдәни бәйсезлеген саклау буенча мөһим мәсьәләләрне хәл иткәндә гражданнарның бердәмлеген ныгыту символына әверелеп бара, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылыгыбызны чагылдыра.
Россияне көчле, чәчәк атучы дәүләт итү өчен барлык шартлар да бар. Безнең тиңе булмаган табигый чыганаклар, бәяләп бетергесез мәдәни һәм рухи мирас, теләсә нинди сынауларны да җиңү буенча бай тәҗрибәбез бар. Татарстан халкының Россия көнен яхшы кәеф белән каршы алырга тулы хакы бар. Безнең сәнәгатьчеләребез, авыл хезмәтчәннәре, социаль өлкә вәкилләренең тырыш хезмәте регионыбызның потенциалын елдан-ел арттыра. Республика Россия Федерациясе субъектлары арасында шактый күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә бара.
Балык Бистәсе халкы да уртак Ватаныбызның икътисадый, социаль үсешенә лаеклы өлеш кертә. Ләкин без ирешелгәннәр белән генә канәгать булмыйча, алдыбызга яңа бурычлар куябыз.
Кадерле райондашлар! Сезгә тынычлык, татулык, сәламәтлек, бәхет һәм эшләрегездә уңышлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев