Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе район башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

Район Советының чираттан тыш утырышы узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Фәхретдинов катнашты. Утырышны район Советы рәисе Илһам Валеев алып барды.

Депутатлар көн тәртибенә кертелгән биш мәсьәлә буенча карарлар кабул иттеләр. Беренче көн тәртибендә район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатларны тикшерү мәсьәләсе кертелде. Кандидатларны тикшерү һәм аларны исемлеккә теркәү буенча махсус комиссия рәисе Альберт Фәхретдинов депутатлар игътибарына ике кандидатны-Рашат Хәбибуллин һәм Илсур Садыйковны тәкъдим итте. Кандидатларның икенчесе тавыш бирүдә катнашудан баш тартып, депутатлар Рашат Хәбибуллин өчен тавыш бирделәр. Аның кандидатурасы бердәм хупланды.
Шулай итеп Балык Бистәсе район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Рашат Хәбри улы Хәбибуллин билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җитәкче