Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе прокуратурасында эшмәкәрләрне һәр сишәмбе кабул итәләр

Россия Федерациясе Генераль Прокурорының "Россия Федерациясе прокуратурасы органнарында Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көне оештыру турында"гы күрсәтмәсе нигезендә, һәр айның беренче сишәмбесендә Балык Бистәсе прокуратурасында Бөтенроссия эшмәкәрләрне кабул итү көннәре уздырылачак.

Аның төп максаты- эшмәкәрләргә хокукый ярдәм күрсәтү.

Шундый беренче кабул итүне район прокуроры Руслан Шакирҗанов 4 апрель көнне уздырачак.

Агымдагы елда бу гомумроссия акциясе кысаларында 2 май, 6 июнь, 4 июль, 1 август, 5 сентябрь, 3 октябрь,7 ноябрь, 5декабрь көннәрендә кабул итүләр үткәреләчәк.

Эшмәкәрләрне кабул итү район прокуратурасында (Зәки Шәймәрданов урамы 69 а йорт) 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12.00 дән 13.00 сәгать кадәр) алып барыла. Үзең белән шәхесеңне рслаучы документ (паспорт) алып килергә кирәк. Белешмәләр ңчен телефон: 2-26-89,02-20-07.

Автор Илгиз Җамалиев.

фотоatributia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев