Балык бистәсе прокуратурасы “Татфондбанк”ка акча салучыларның хокукларын яклый
Балык бистәсе прокуратурасы үз хокукларын мөстәкыйлъ рәвештә яклый алмаган "Татфондбанк"к вкладчыларын кабул итүне оештыра. Бүгенге вакытта Татарстан Республикасында ПАО "Татфондбанк"ка акча салган гражданнарның хокуклары бозылуга бәйле негатив ситуация килеп туды. Үзләренең бозылган хокукларын яклау һәм торгызу максатыннан гражданнар район прокуратурасына мөрәжәгать итә алалар. Алга таба прокуратура гариза бирүчеләрнең суд аша...
Балык бистәсе прокуратурасы үз хокукларын мөстәкыйлъ рәвештә яклый алмаган "Татфондбанк"к вкладчыларын кабул итүне оештыра. Бүгенге вакытта Татарстан Республикасында ПАО "Татфондбанк"ка акча салган гражданнарның хокуклары бозылуга бәйле негатив ситуация килеп туды. Үзләренең бозылган хокукларын яклау һәм торгызу максатыннан гражданнар район прокуратурасына мөрәжәгать итә алалар. Алга таба прокуратура гариза бирүчеләрнең суд аша Татфондбанк вкладчылары булуын, иминият түләүләре өчен тиешле реестрга кертелүләренә ирешәчәк.
Россия Федерациясе Граҗданлык процессуаль кодексының 45 матдәсе нигезендә, әгәр кеше сәламәтлеге, өлкән яшьтә булуы һәм башка сәбәпләр аркасында үзе судка мөрәҗәгать итә алмаса гына, прокуратура гражданиннның хокукларын, иреген, законлы мәнфәгатьләрен яклау өчен гариза бирә ала.
Ильгиз Замалиев.
Фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев