Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе мәктәпләрендә чыршы бәйрәмнәре башланып китте ( ФОТОЛАР)

Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә 1 нче А, Б сыйныфларының да чыршы бәйрәме һәркемнең күңеленә хуш килде. Ике сыйныфны да дәреслекләрне яхшы саклаган өчен грамотасы белән бүләкләделәр. Аннан бәйрәм тамашасы башланды. Быел Кыш бабайны, Кар кызын да урламадылар. Күңелле геройлар "Хохотушки" бүләк тутырылган капчыкны тишеп күчтәнәчләрен коеп бетерделәр. Аннан әтәч,...

Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә 1 нче А, Б сыйныфларының да чыршы бәйрәме һәркемнең күңеленә хуш килде.

Ике сыйныфны да дәреслекләрне яхшы саклаган өчен грамотасы белән бүләкләделәр. Аннан бәйрәм тамашасы башланды. Быел Кыш бабайны, Кар кызын да урламадылар.

Күңелле геройлар "Хохотушки" бүләк тутырылган капчыкны тишеп күчтәнәчләрен коеп бетерделәр. Аннан әтәч, эт баласы һәм бу геройлар арасында тылсымлы таяк өчен көрәш башланды. Шулай итеп балаларны әкият дөньясына алып кереп китте алар.

Укучылар үзләре дә сизмәстән геройлар белән биеделәр, уеннарда катнаштылар, Яңа ел турындагы җырларны күмәкләп башкардылар. Ике командага бүленеп тә ярыштылар.

Сыңар итек киеп тә чаптылар, кәрҗиннәргә йомры кар да җыйдылар. Озак та көттермичә Кар кызы белән Кыш бабай үзләре дә килеп җитте.

Алар да кызыклы уеннары белән балаларның тапкырлыгын тикшерде. Укучылар бер-берсе белән ярыша-ярыша шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабайдан күчтәнәчләр алганнан соң барысы да истәлеккә фотога төштеләр. "Оныгымның бәйрәмен карарга дип килдек. Бик күңелле үтте. Балалар да рәхәтләнеп күңел ачты. Киләсе елларыбыз уңышлы булсын, сабыйларыбыз исән-сау үссен",-дип теләкләрен җиткерде Гүзәлия Сафина. "Миңа геройлар бик ошады.

Алар бик кызык, шаяннар. Мин Кыш бабайга шигырь дә сөйләдем әле",-дип сүзгә кушылды Гүзәлия апаның оныгы Султана. "Олы улымның мәктәптә беренче Яңа елы быел. Бәйрәм матур гына татар җыры белән башланып китте. Без балачакта әкиятне укытучылар куя иде, хәзер әкият геройларын өлкән сыйныф укучылары башкара. Алай күңеллерәк тә. Тамаша күңелле узды, уеннар да мавыктыргыч иде. Дөньялар тыныч булып балалар исән-сау укысыннар инде. Укытучыларга зур түземлек телим",-диде Замирның әнисе Алена Җәләева. "Кызым чыршы бәйрәмен бик көтте. Тырышып шигырь өйрәнде. Матур күлмәк әзерләдек. Кыш бабайдан бүләк алгач шатлыгы тагын да артты",-диде Гүзәлнең әнисе Гөлшат Хамматова. 1Б сыйныф җитәкчесенең дә укучыларга, ата-аналарга әйтер теләге бар иде. "Сау-сәламәт булыгыз. Яңа ел сезгә бары шатлыклар гына алып килсен. Балаларыгыз сөендереп торсын. Укучыларым актив, тырыш. Дәресләрдә катнашып утыралар. Алга таба да шулай тырышып укысыннар",-диде Анна Кузьмичева.

Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев