Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе кызы Регина Шмелева татар җырларын менә дигән башкара

Язмамның герое Регина Шмелева чын рус кызы икәнлеген белгәч, шаккатып, тел шартлатып куймый чарам калмады. "Каян килгән бу орчык кадәр генә кызга шулкадәр моң, шулкадәр сәләт?", "Рус кызы ни өчен нәкъ тә менә татар халык җырларына өстенлек биргән?" кебек сораулар өермәсендә калдым. Әлеге сорауларыма җавапны мин район мәдәният каршында эшләп...

Язмамның герое Регина Шмелева чын рус кызы икәнлеген белгәч, шаккатып, тел шартлатып куймый чарам калмады. "Каян килгән бу орчык кадәр генә кызга шулкадәр моң, шулкадәр сәләт?", "Рус кызы ни өчен нәкъ тә менә татар халык җырларына өстенлек биргән?" кебек сораулар өермәсендә калдым. Әлеге сорауларыма җавапны мин район мәдәният каршында эшләп килүче "Сандугач" вокал түгәрәге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова белән сөйләшкәч таптым.
- Регина минем түгәрәктә инде өч ел шөгыльләнә. Бик сәләтле, тырыш бала. "Сандугач" вокал түгәрәгендә без татар халык җырларына, районыбыздан чыккан күренекле язучы һәм композиторларның (Мансур Шиһапов булсынмы ул, Фәтхерахман Әхмәдиевмы) җырларына өстенлек бирәбез. Минем максатым да репертуарыбыз татар халык җыры булып кына калмыйча, балаларның күңелендә туган як, туган җир, ата-анага карата булган мәхәббәт тәрбияләү, баланың күңелендә патриотик хисләр тәрбияләүдән гыйбарәт, - дип, үз эш-тәҗрибәсе белән уртаклашты ул.
Регина Шмелева, чыннан да, бик тырыш, сәләтле бала. Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге сәнгать мәктәбенә йөри, шунда ук баян, вокал дәресләре ала. Баян түгәрәгенә йөри башлавы да бик кызык кына килеп чыга аның. Баянда уйныйсы килү теләге белән янган Регинага әтисе баян алып бирә, тик бер шарт белән: кызы татарча җырларга өйрәнергә тиеш! Регинага бу әллә ни яңалык булмый, чөнки аның күңелендә татар халык җырларына мәхәббәт, аларны башкару теләге күптәннән бөреләнгән була инде. "Баяным да булды, теләгем дә чынга ашачак", -дигән уйлардан исәрләнеп йөргән көннәрнең берендә әнисе җитәкләп Фирдания Бәдретдинова янына алып килә аны. Шулай итеп Регина чын татар мохитенә, татар милләтенә хезмәт итүче җитәкче кулына килеп эләгә.
- Кыен булмадымы? - дип сорыйм җитәкченең үзеннән.
- Әллә ни кыен булды дип әйтмәс идем. Үзе теләп, үз теләге белән килгән балалар белән эшләве бөтенләй икенче. Регина да шундый укучыларымның берсе. Әлбәттә, аның белән шөгыльләнү вакытны күбрәк ала. Башта бергәләшеп җыр сайлыйбыз, басымны һәм дикцияне дөрес итеп куеп, текстны өйрәнәбез, аннан инде көйгә кушылып җырлыйбыз, - дип эч серләре белән уртаклашты Фирдания ханым.
Һәрбер эшнең азагы булган кебек, һәрбер тырыш хезмәтнең дә нәтиҗәсе булмый калмый. Регинаның да уңышлары шактый. Балалар һәм яшүсмерләр арасында үткәрелгән "Казан салават күпере" ("Казанская радуга") фестиваль-бәйгедә I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнә ул. Балалар, яшүсмерләр, яшьләр һәм өлкәннәрнең иҗади коллективлары һәм башкаручылары арасында "Адмирал йолдыз" ("Адмиралтейская звезда") дип исемләнгән 67 нче халыкара фестиваль -бәйгедә II дәрәҗәдәге дипломга ия була. "Кит" халыкара иҗади сәнгать бәйгесендә һәм "Көнчыгыш әкияте" ( "Восточная сказка") музыкаль һәм сәнгать иҗат буенча XI халыкара бәйге -фестивальдә дәрәҗәдәге дипломга лаек була. Болары әле 2017 нче елда ирешкән уңышлар исемлеге генә. Саный китсәң, алар бик күп. Болар барысы да җитәкченең генә түгел, әти -әнинең дә тырышлыклары нәтиҗәсе. Әлфия ханым да кызының шундый зур уңышларга ирешүенә бер сөенсә, татар теленә булган мәхәббәте һәм хөрмәте өчен йөз кат сөенә.
- Җитәкчесенә бик зур рәхмәт. Безнең гозеребезне аяк астына салып таптамыйча, кызыбызны саф татарча матур итеп җырларга өйрәтеп, районда гына түгел, республика дәрәҗәсендә танылуга иреште, - дип Фирдания ханымга чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде Әлфия ханым.
Аның сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Бу очракта яңа туган сабыйны тәпи басарга өйрәтү кебегрәк килеп чыга түгел микән әле. Бу эш җиңелләрдән түгел. Моңа бары тик Фирдания Бәдретдинова кебек үз эшенең остасы, әлеге эшнең барлык нечкәлекләрен белгән кеше генә ирешә ала торгандыр, мөгаен. Әнә бит, "Кама буе - туган як", "Тибрәнә җыр күңелдә", "Көймә генә, килә генә" кебек татар халык җырларын нинди осталык, нинди аһәң, үзенә генә хас бер моң белән башкара Регина. Исең китәрлек! Киемнәре генә дә ни тора. Баксаң, күзләрне камаштырырлык, берсеннән-берсе матур киемнәрне әнисе Әлфия ханым үзе тектерә икән.
-Киләчәккә планнарың белән дә уртаклаш инде, - дип сүз катам Регинага. Ул, бер мизгел дә уйланып тормыйча: "Музыка юлыннан китәчәкмен!" - дип җаваплый.
Амин һәм афәриннән башка сүз юк. Чын татар телле халык үз ана теленнән йөз чөереп, бүгенге дәүләтебездә татар теле тирәсендә барган вәзгыять көннән-көн куркынычрак була барган саен, рус кызы була торып та, татар мәдәниятенә мәхәббәт хисләре белән яшәүче Регина Шмелева кебек яшьләребез булганда, күңелне ниндидер бер тынычлык хисе биләп ала. Тырышлыкларың эзсез югалмасын. Әкиятләрдәге кебек "яшәгән, ди, булган, ди Регина атлы бер кыз", - дип, үзеңнән соң килгән буынга горурланып сөйләрлек исемең калсын, Регина. Мәдәниятебез күгендә балкып янарлык йолдыз булып кабынырга насыйп булсын үзеңә.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев