Җәмгыять
Балык Бистәсе кызы Мәдинә Гыйлмуханова җиңуче буларак танылды
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсының чираттагы зона бәйгесе Биектау районында узды. Анда безнең районнан биш конкурсант катнашты.
Шулар арасыннан "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинациясендә "Гильмуханова М. Ф." крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Мәдинә Гыйлмуханова җиңүче буларак танылды һәм республика бәйгесенең финал өлешендә катнашу хокукын яулады. Зона конкурсында шулай ук ир-ат катнашучылардан-Яңа Арыштан Үзбәк Мусин һәм "Исмагилов М.Н." хуҗалыгы башлыгы Минзөфәр Исмәгыйлов бик уңышлы чыгыш ясадылар. Аларның икесенә дә конкурсны оештыручыларның истәлекле бүләге һәм Дипломы тапшырылды. Афәрин, якташларыбыз! Булдырасыз, без булдырабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев