Балык Бистәсе-Котлы Бөкәш автобус маршрутының ачылмаячагы мәгьлүм булды
Кичә район Советының чираттагы утырышы узды. Аның көн тәртибендә "2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлы периодына Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты турында район Советының карары проекты турында"гы ,"Балык Бистәсе районында градотөзелешләр проектларының җирле нормативларын хәзерләү тәртибе Положениясен раслау һәм аларга үзгәрешләр кертү турында"гы һәм автомобиль транспортларында пассажирлар һәм багаж ташуны...
Кичә район Советының чираттагы утырышы узды. Аның көн тәртибендә "2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлы периодына Балык Бистәсе муниципаль районы бюджеты турында район Советының карары проекты турында"гы ,"Балык Бистәсе районында градотөзелешләр проектларының җирле нормативларын хәзерләү тәртибе Положениясен раслау һәм аларга үзгәрешләр кертү турында"гы һәм автомобиль транспортларында пассажирлар һәм багаж ташуны оештыру турында Федераль һәм Татарстан Республикасы Законнарына кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышулар булды һәм карарлар кабул ителде.
Мәсьәләнең өченсенә килгәндә, утырышта Балык Бистәсе-Котлы Бөкәш автобус маршрутының пассажирлар булмау сәбәпле ачылмаячагы мәгьлүм булды. Бер атна дәвамында үткәрелгән эксперт күзәтүләрдә автобуска билет алучыларның саны ике-өчтән артмаган. Ә менә район үзәгендә иртән- кичен пассажирлар ташучы автобуслар маршрутлары яңартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев