Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе ике-өч елда туристлык кластерына әйләнәчәк – район башлыгы Илһам Вәлиев

Район башлыгы "Балыкчылар шәһәре" төзү идеясе белән яши.

Балык Бистәсе районы киләчәктә туристларны җәлеп итү урынына әйләнәчәк. Бу хакта "Татар-информ"га район башлыгы Илһам Вәлиев белдерде. Ул бүген Шомбыт авылы янәшәсендәге урманга тимгелле болан һәм маралланы иреккә җибәрү чарасында катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Кызыл Китапhttp://tatar-inform.tatar/nка кертелгән әлеге җанварлар Татарстанда бары бер урында - Балык Бистәсенең элеккеге Степановка авылында урнашкан фермер хужалыгында яши.

"Степановка авылы 20 ел элек юкка чыккан авыл. Шуннан бирле монда тереклек булмады, кошлар да очмады хәтта. 20 ел элек авылдагы соңгы йортта ут сүнгәч, өмет сүнде. Миңа бу җирләр якын, Шомбыт урта мәктәбендә укыдым. Агроном булып эшләгәндә, кыр буйлап, атка атланып йөрдем. Авылның шулай ташландыкка әйләнүенә җаным сызлады. Альберт Камалиев белән утырып сөйләшкәч, монда тимгелле болан һәм мараллар кайтартырга, кыргый ферма төзергә уйладык. Буш авыл булганга гына түгел, биредә хайваннарга ашарга да, эчәргә дә җитәрлек, - диде ул.

Район башлыгы ике-өч елдан элеге җирләргә туристлар агылыр дигән фикердә.

"Без бу җирләрне Рус Әшнәгендә төзеләчәк "Балыкчылар авылы" белән тоташтырырга телибез. Киләчәктә бу җирләр туристлык кластеры булачак. Бу бит әле кешеләргә эш урыны да була дигән сүз. Европада болан аулау өчен лицензия 500 мең сум тора, кулланыла торган итнең 30%ы - болан ите. Бу факторлар да финанс ягыннан отышлы булыр", - диде башлык.

Районда тамырдан төзекләндерү, яңарту эшләре дә бара. Узган ел ТР Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман белән берлектә, Балык Бистәсенең Яр буе төзекләндерелгән. Бу эш 27 млн. сумга төшкән. Шулай ук районның төп өлешенә ныгытма ясалган. Моңа кадәр ел саен бистә ике см га "утыра" барган.

"Киләчәктә төп максат - "Балыкчылар шәһәре" төзү. Ул безгә бик кирәк. Шәһәр проектының төрле макетлары бар, алар өйрәнелә. Минем уйлавымча, алдагы ике-өч елда Балык Бистәсендә җитди үзгәрешләр булыр", - диде Илһам Госман улы.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев