Балык Бистәсе хастаханәсенең баш табибы урынбасары Рамил Гаязов һәрвакытта ярдәм кулы сузарга әзер
Кем соң ул диюче булмас. Чөнки аны белмәгән һәм күрмәгән кеше юк.Ул һәрвакыт кеше арасында,авыруларның һәрдаим хәлләрен белеп,төпле киңәшләрен биреп,алга таба яшәргә көч өстәп,аларга күтәренке кәеф бүләк итәргә ярата ул.
Кече кечкенәдән табиб булырга хыялланган нәни Рамил ,мәктәпне бетергәч туп - туры медицина университетына юл тота.Анда уку җиңел булгандыр димим. Әмма ул уңышлы гына укуын тәмамлап узенең районына ,якташлары янына эшкә кайта.Яшь,матур,белемле белгечне биш куллап эшкә алалар,халык арасында да ул үз урынын тиз таба.Халык аны яратып,үзебезнең Рамил дип йөри башлый.
Аның гадилеге кешеләрне үзенә тарта,авыруны гына түгел,аның туганнарына да кирәк чакта җылы сүзен табып,якыннары өчен борчылмаска,яшәргә әле өмете бар аның дип кулыннан килгәнен барын эшли. Авыру озак аякка басмаса , аның өчен ут янып , нигә болай соң бу, ник озак аякка басмый,нәрсәне дөрес эшләмим мин дип төн йокыларын йокламый уйлап яткан чаклары да күп була аның. Авыру тернәкләнә башлагач күңелләр сөенә иде, ди ул. Авыру оенә кайтып киткәч тә, аның өчен борчылып, хәлләрен сорашып тора.Рамил Фатыйх улы белән бер әңгәмәмдә мин шундый сорау биргән идем
Рамил әфәнде,сез үз эшегезне яратасызмы? - дип.
Ул озак уйлап торды да ,елмаеп: "Ничек инде яратмыйм. Яратам. Мин кайткан еллар белән хәзерге вакытны чагыштырып карасак җир белән күк арасы. Заманалар үзгәрә, яңа төр препаратлар,җиһазлар кайта.Элек авыр иде эшләргә.Шулай да мин зарланмыйм һәм үкенмим табиб һөнәрен сайлап алуыма",- диде.
Шулайдыр шул. Шулай булмаса нинди генә вакыты булса да ул беркемгә дә караңгы чырай күрсәтми ,авыр сүз әйтми. Аның йөзендәге көләч елмаюы ирексездән елмаерга мәҗбүр итә. Һәм чыннан да авыз турсайтып йөрерлек берни юк ич дип уйлап куясың. Нинди генә сорау белән керсәң дә ул елмаеп каршы ала, игътибар белән тыңлый,аннары синең борчылуыңны күреп, борчылыр урын юк,тынычланыгыз,хәзер кулдан килгәнчә ярдәм итәбез, ди.
Күп еллар табиб булып эшләгәч Рамил әфәнденең хезмәтен күреп ,аны баш табибы урынбасары итеп куялар.
Ул моңа лаек. Чөнки аның кебек табиблар күбрәк булса, безнең авырулар саны да күпкә кимер иде.
Ул табиб булып эшләгән чор да анда дәваланган авырулар аңа бүгендә рәхәтләдер.Чөнки сәламәтлек бит ул - зур байлык.
Рамил әфәнде, без Сезгә киләчәктә дә уңышлар телибез! Һәрвакыт шундый киң күңелле,олы йөрәкле һәм ярдәмчел булып калыгыз!
Автор Гөлчәчәк Газизова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев